Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр ОДН өчен ничек түләячәк

1 июньнән Россия Хөкүмәтенең 344 санлы карары үз көченә керде. Ике карарга (354 һәм 306 санлы) үзгәрешләр керткән бу яңасыннан әлмәтлеләр, әлбәттә инде, ОДНны бетерерләр дип өмет иткән иде, тик гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү барыбер калды.

Аның каравы гомумйорт ихтыяҗларына бирелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибенә төгәллек кертелде.

Июльнең беренче ункөнлегендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә яңа счет-квитанцияләр киләчәк. Аларда нәрсә үзгәрә, ОДНга нормативлар нинди булачак? Бу сорауларга аңлатма бирүен үтенеп без бердәм исәп-хисап-теркәү үзәге генераль директоры Ольга Носовага мөрәҗәгать иттек.

- Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2013 елның 1 июненнән салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрдән куллануның гомумйорт ихтыяҗларына нормативларын түбәндәгечә итеп раслады: беренче каттан алып бишенчегә кадәр - фатирның квадрат метрыннан чыгып 30 литрдан, алтынчы каттан алып югарырак катлар өчен - 20 литрдан, - дип аңлатты Ольга Носова. - Йорт буенча нормативлардан артып киткән чыгымнар исә, милекчеләрнең гомуми җыелышы карары булган очракта, һәр фатирның һәм торак билгеләнешендә булмаган бүлмәнең гомуми мәйданы күләменә пропорциональ рәвештә бүленәчәк. Андый карар кабул ителмәгән очракта идарәче компания аерманы үз хисабына капларга тиеш була. Канализациягә ОДН бетерелә. Ә җылылык өчен түләү бер сумма белән, ягъни фатирда (торак билгеләнешендә булмаган бүлмәдә) һәм гомумйорт ихтыяҗларында куллануга бүленмичә алыначак.

344 санлы карар фатир хуҗаларын исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен ай саен хәбәр итеп барудан азат итә. Ягъни индивидуаль исәпкә алу күрсәткечләрен тапшыру-тапшырмау безнең ихтыярда кала. Карарда бу турыда болай дип бәян ителгән: «индивидуаль, гомуми (фатирдагы) яки бүлмәдәге исәпкә алу приборы булганда аның күрсәткечләрен башкаручыга яки аның вәкаләтле вәкиленә коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы нигезләмәләре булган килешү белән билгеләнгән датадан соңга калмыйча тапшырырга».

Бу уңайдан без идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренең хәзер йортта яшәүченең күпме салкын һәм кайнар су тотканлыгын ничек беләчәген белешергә булдык һәм шуны ачыкладык: шәһәрнең идарәче компанияләрендә фатир милекчеләре белән үзләре һәм ТСЖлар арасында яңа агентлык килешүләре төзү өстендә эш алып баралар икән. Килешүдә индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыру ысуллары һәм сроклары билгеләнәчәк. (Яңа килешүләрне идарәче компанияләр фатир хуҗаларына таратып йөриячәк яки милекчеләрнең гомуми җыелышында өләшәчәк).

Мисал өчен, «10, 12 нче ЖЭУ», «УКЖД «Новация» идарәче компанияләре әзерләгән килешүләрдә йортта яшәүче фатирындагы исәпкә алу приборы күрсәткечләрен идарәче компаниягә шалтыратып, аның электрон почтасына яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясенең тиешле графасына язып тапшыра ала диелгән.

Яңа карарның максаты - күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларны энергияне янга калдыру һәм коммуналь ресурслардан бәрәкәтле файдалану буенча чараларны үтәү белән кызыксындыру. Карар исә моны тормышка ашыру өчен идарәче компанияләргә салкын суны, кайнар суны, электр энергиясен тотуны исәпкә алу приборлары булмаган фатирларда яшәүче (шул исәптән вакытлыча яшәүче) гражданнарның санын ачыклау һәм бу турыда акт төзү хокукы бирә.

- Шулай ук идарәче компанияләр фатирда теркәлмичә вакытлыча яшәүчеләрне ачыклаган очракта акт төзеп, административ хокук бозулар турындагы беркетмә нигезендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен яңадан исәпләргә хаклы, - дип аңлатып үтте Ольга Носова.

Яңа карарда тапшырылган күрсәткечләрнең дөреслеген тикшерү схемасы да бәян ителгән: идарәче компанияләр алты айга бер тапкыр (элек бу өч айга бер тапкыр иде) исәпкә алу приборларының торышын һәм күрсәткечләрнең дөреслеген тикшерә алалар. Кулланучы, үз чиратында, андый вәкаләт бирелгән хезмәткәрне приборларны карарга фатирына кертергә тиеш.

Бу яңалыклардан кала, карар идарәче компания теге яки бу шикаятькә колак салмаган очракта йортларда яшәүчеләрнең үзләренә коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты бозылу фактлары турында акт төзергә рөхсәт бирә. «Мондый актка кимендә ике кулланучы һәм ширкәт яки кооператив төзелмәгән очракта күпфатирлы йорт советы рәисе, әгәр күпфатирлы йорт белән ширкәт яки кооператив идарә итә икән, бу очракта ширкәт яки кооператив рәисе кул куярга тиеш», диелә карарда.

Карарның берничә подпункты әле 2015 елның 1 гыйнварыннан гына үз көченә керәчәк. Атап әйткәндә, бу гомумйорт һәм фатирдагы индивидуаль исәпкә алу приборлары булмаган очракта коммуналь хезмәттән файдалану нормативын арттыручы күтәренке коэффициентлар куллануга кагыла. Бу очракта сүз андый исәпкә алу приборлары урнаштыру өчен техник мөмкинлек булган күпфатирлы йортлар турында бара.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250