Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан митингка җыелды

Якшәмбе көнне калабызда яшәүче элеккеге диңгезчеләр шәһәр паркындагы мемориаль комплекс янына Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан оештырылган митингка җыелды.

Хәрби-Диңгез флоты бай тарихка ия. Аның үзенең данлы традицияләре бар. Әлеге батырлык, куркусызлык үрнәкләре белән тулы елъязмада әлмәтлеләрнең дә өлеше юк түгел. Шәһәрдә һәм районда бүген мең ярымнан артык диңгезче яши. Ветераннарның хезмәтен яшьләр дәвам итә. Хәзерге вакытта 49 якташыбыз Россиянең төрле флотларында үзләренең хәрби бурычларын үти. Кайберләре диңгез пехотасы составында контртеррористик операцияләрдә дә катнашкан.

Диңгезчеләргә бәйрәм котлавын, изге теләкләрен җиткереп чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Василий Самойлов кырыс елларда да Хәрби-Диңгез флотының илебезнең бәйсезлеге сагында батырларча торуын искәртте. Бөек Ватан сугышы елларында 400 меңнән артык хәрби диңгезче Киев, Одесса, Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Севастопольне саклап, барлык фронтларда да диярлек көрәшә.

- Армия хезмәтеннән курыкмагыз, хәрби бурычны лаеклы үтәгез - шәһәр һәм районның ветераннар советы рәисе, II рангтагы капитан, калабызның мактаулы гражданы Васыйл Хуҗахмәтов яшьләргә әнә шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, ветеран 7 ел Тын океан флотының хәрби-диңгез базасында хезмәт иткән, Япониягә каршы сугышчан гамәлләрдә, Төньяк Корея портларын дошманнан азат итүдә катнашкан. Батырлыгы өчен бихисап орден-медальләр белән бүләкләнгән шәхес ул безнең.

Хәрби комиссар вазифаларын башкаручы, подполковник Нәфис Гыйззәтуллин флотта хезмәт итүнең авыр да, мактаулы да булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, эстафетаны үз кулына алган әлмәтлеләр хакында бары җылы сүзләр генә килеп ирешә.

Шәһәрдә запастагы диңгезчеләрнең "Фарватер" клубы эшли. Ул яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүдә, патриотик тәрбия бирүдә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Клуб әгъзалары исеменнән чыгыш ясаган отставкадагы старшина Юрий Медведевның "Ур-ра"сына бөтен мәйдан кушылды.

Арадан мәңгелеккә киткән хәрби хезмәттәшләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Митинг Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Роберт Андреев, үзешчән композитор, Тукай премиясе лауреаты:

- Мин Тын океан флотында 1975-1978 елларда хезмәт иттем. Хезмәттәш дусларым белән әле дә элемтәдә торам. Интернет аша язышабыз, ерак араларны якынайтып очрашкан чакларыбыз да була. Армия хезмәте җиңел түгел, әмма ул тормыш имтиханы, ир-егеткә бик кирәкле гамәл. Диңгезче булуым белән горурланам. Хәрби-Диңгез флоты көнен көтеп алабыз. Рәхмәт оештыручыларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250