Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр – “ЭКОлидер” җиңүчесе

12 сен­тябрь­дә баш­ка­ла­быз Ка­зан­ның "Корс­тон" КРК­сын­да "Э­КО­ли­дер", "Ке­ше һәм та­би­гать" рес­пуб­ли­ка бәй­ге­лә­ре җи­ңү­че­лә­рен тәб­рик­ләү тан­та­на­сы бу­лып уз­ды.

Әле­ге ча­ра­да ТР премь­ер-ми­нист­ры Ил­дар Ха­ли­ков, ТР Дәү­ләт со­ве­ты рә­и­се урын­ба­са­ры Рим­ма Рат­ни­ко­ва, Премь­ер-ми­нистр урын­ба­са­ры - ТР авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ми­нист­ры Ма­рат Әх­мә­тов, ТР эко­ло­гия һәм та­би­гать ре­сурс­ла­ры ми­нист­ры Ар­тем Си­до­ров, ТР яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча ми­нистр Рә­фис Бор­һа­нов кат­наш­ты.

Ча­ра­ны Ар­тем Си­до­ров ачып, ла­ек­лы эш­ләр­нең күп бу­лу­ын җит­кер­де. Җи­ңү­че­ләр­не бил­ге­ләү бәй­ге ко­мис­си­я­се­нә җи­ңел би­рел­мә­гән. Шу­лай ук ул тан­та­на­да кат­на­шу­чы­лар­га рес­пуб­ли­ка­ның эко­ло­гик кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тәэ­мин итү­дә уңыш­лар те­лә­де.

Ил­дар Ха­ли­ков үз чы­гы­шын­да эко­ло­ги­я­не ке­ше тор­мы­шы­ның ни­ге­зе дип ата­ды һәм ки­лә­чәк бу­ын өчен аны сак­лар­га ки­рәк­лек­не ас­сы­зык­ла­ды. "Э­ко­ло­ги­я­нең ни­чек тиз юк­ка чы­гу­ын һәм аны тор­гы­зу­ның ни­ка­дәр авыр икән­ле­ген без бе­лә­без. Эре предп­ри­я­ти­е­ләр әле­ге юнә­леш­кә мил­ли­ард­ла­ган сум ак­ча­лар бү­лә. Бү­ген әле­ге юга­ры бү­ләк­кә ла­ек бу­лу­чы оеш­ма-предп­ри­я­тие җи­тәк­че­лә­ре җа­вап­лы ке­ше­ләр", - дип бә­я­лә­де.

Бәй­ге­ләр­нең аб­со­лют җи­ңү­че­се, рес­пуб­ли­ка ЭКО­ли­де­ры бу­лып һәр ел­да­гы­ча "Тат­нефть" ком­па­ни­я­се та­ныл­ды. Бү­ләк­не "Тат­нефть" ААҖ ге­не­раль ди­рек­то­ры­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры-баш ин­же­нер На­ил Иб­ра­һи­мов ка­бул итеп ал­ды.

"Му­ни­ци­паль ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә ти­рә-як мо­хит­ны сак­лау өл­кә­сен­дә­ге ка­за­ныш­ла­ры өчен" юга­ры бү­лә­ге­нә Әл­мәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы Мә­җит Са­ли­хов ла­ек бул­ды.

Бәй­ге ко­мис­си­я­се­нә бар­лы­гы якын­ча 400 эш ка­бул ител­гән. Рес­пуб­ли­ка предп­ри­я­ти­е­лә­рен­нән тыш, ан­да иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­лар, со­ци­аль өл­кә, сә­ла­мәт­лек сак­лау уч­реж­де­ни­е­лә­ре, мәк­тәп­ләр, ба­ла­лар бак­ча­ла­ры, мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры вә­кил­лә­ре дә кат­наш­кан. Бы­ел бе­рен­че тап­кыр "Ха­лык конт­ро­ле" рес­пуб­ли­ка про­ек­тын­да­гы ак­тив эш­чән­лек өчен мах­сус бү­ләк­ләр бул­ды­рыл­ган иде, аның бе­лән ти­рә-як мо­хит­ка би­та­раф бул­ма­ган ке­ше­ләр бил­ге­ләп үтел­де.

Әл­мәт предп­ри­я­ти­е­лә­ре ара­сын­да "Тат­нефть-Энер­го­сер­вис" УК ҖЧҖ, "На­деж­да" ида­рә­че ком­па­ния, 36 нчы "Тыл­сым­лы са­рай" ба­ла­лар бак­ча­сы кол­лек­тив­ла­ры, шу­лай ук кай­бер мат­бу­гат ча­ра­ла­ры вә­кил­лә­ре дә "Э­КО­ли­дер" бәй­ге­се җи­ңү­че­лә­ре бул­ды.

Ма­те­ри­ал ТР Эко­ло­гия һәм та­би­гать ре­сурс­ла­ры ми­нистр­лы­гы­ның мат­бу­гат хез­мә­тен­нән алын­ды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250