Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә Татарстанда беренчеләрдән булып рентгенография аппараты кайтартылды

Әлмәт район хастаханәсенә "Пульмоэкспресс" күчмә цифрлы рентген кабинеты кайтты.

Бу атнада ул авыл җирлекләренә юл алачак. Цифрлы рентген кабинетын (ЦРК) һәм бәясе 16 миллион сум торучы компьютер томографын җитәкчелеккә тәкъдир иттеләр. Әлмәттә ел саен 14 яшьтән өлкән 75 меңгә якын кеше флюрография торырга тиеш. Шәһәрдә план 70-80 процентка үтәлсә, авыл җирендә бу күрсәткеч тагын да түбән - 50-60 процент чамасы гына. Киләчәктә ул тулысынча үтәләчәк, дип ышанып әйтергә нигез бар хәзер.

Белорусь республикасында җитештерелгән "Пульмоэкспресс" рентген кабинеты Әлмәткә "2012-2016 елларда Татарстан Республикасында туберкулез таралуны кисәтү" программасы нигезендә Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән кайтарылды. Ул республикада әлегә бердәнбер. Якын арада тагын 5 шундый рентген кабинеты кайтарылачак. Җитештерүче компания вәкиле билгеләп үткәнчә, 4 млн. 613 мең сум торучы бу кабинет "МАЗ-Купава" фургонына урнашкан, димәк, ул юлсыз җирләрне авырлыксыз үтә ала. Кабинет җылытыла, кондиционеры бар, су белән тәэмин ителгән, рентгенолог-табиб һәм лаборант өчен 2 компьютер урнаштырылган. Ягъни тикшерү нәтиҗәләрен шунда ук күреп була. Флюороаппаратның цифрлы сыйфаты фотосурәттә туберкулез, күкрәк читлеге органнарында яман шеш, саркоидоз, эхинококкоз һәм ялкынсыну кебек авыруларны пациент үзе сизгәнче үк ачыкларга ярдәм итә.

Район хастаханәсендәге икенче яңалык - компьютер томографы. Бу - район халкына медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү, атап әйткәндә вакытлы һәм заманча диагностика мөмкинлеге дигән сүз. Заманча программаларга нигезләнгән томографта эшләү өчен район хастаханәсе табиблары Казанда һәм Мәскәүдә укып кайткан. Аппаратны тест режимында сынаганда гына да (6 декбарьдән томографта 27 пациент тикшерелгән) 2 кешедә яман шеш авыру ачыкланган. Бил тирәсендәге авыртуларының сәбәбен ачыклау максатында тикшерелергә ниятләгән бер ханымның бөерендә шеш булуы ачыклана. Ә авыруны башлангыч чорында ачыклау аны нәтиҗәле дәвалау ихтималы дигәнне аңлата. Әлеге томографта елына 2900 тикшерү уздыру планлаштырыла. Табиб күрсәтмәсе буенча мондый диагностика түләүсез.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250