Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт җылыту сезонына әзерләнә

Торак йортларны һәм социаль объектларны җылыту сезонына әзерләү - көн кадагындагы сорауларның берсе.

Шәһәрдә һәм районда аларга җылылыкны "АПТС" ААҖ, "Светсервис" МУП, "Альтехносервис" ҖЧҖ җибәрә. Торак фондны 987 күпфатирлы торак йорт тәшкил итә. Аларның 940 ы шәһәрдә, 47 се районда урнашкан. Шәһәрдәге 826 йортта җылыту системасы үзәкләштерелгән. Аларның һәммәсендә дә юдырту һәм гидравлик сынау уздырылган.
Райондагы бюджет өлкәсендәге 321 объектның 136 сында җылылык системасын юдыртырга кирәк иде. Бу эш 100 процентка үтәлгән. Әзерлек паспортлары да тәртиптә. Бүген дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Мәҗит Салихов 15 сентябрьгә кадәр җылыту сезонына әзерлек белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итеп бетерү кирәклегенә күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса