Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт янгын белән бәйле вәзгыятьне яхшырту буенча актив эшләүче муниципаль районнар сафында

Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2013 елга бурычлар билгеләде

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин белдергәнчә, 2012 елда Татарстанда Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 10 меңнән артык кеше тормышы саклап калынган. Узган елда янгын чыгу очракларын 2 процентка һәм кешеләр үлемен 7,5 процентка киметүгә ирешелгән. Янгын-коткару бүлекчәләренең янгынга, юл-транспорт һәм башка һәлакәтләргә карата оператив эш итү күрсәткечләренең яхшыруы күзәтелә. Моннан тыш, су объектларында да вәзгыять тотрыкланды - суда һәлак булучылар саны кимеде.

2012 елда 5 гадәттән тыш хәл теркәлгән, аларда 11 кеше һәлак булган, дип билгеләп үтте ул. Алар транспорт чарасын файдалану һәм юлда йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Әлмәт, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән муниципаль районнарында янгын белән бәйле вәзгыятьне яхшырту буенча актив эш алып барыла. Әмма кайбер районнарда бу вәзгыять катлаулана. Шулай итеп, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Кайбыч, Лаеш һәм Менделеевски муниципаль районнарында узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләр югары. Мисал өчен, Югары Ослан районында гомуми янгын күрсәткече кимегәндә, янгында үлүчеләр саны 3 тапкыр артып 10 кеше тәшкил иткән.

«Татар-информ»

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса