Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт урамнары җанланачак [+ФОТОЛАР]

Бу шимбә калабызда яңадан «Мәдәни мохит» проекты башлана. Әлмәтнең 9 мәйданчыгында («Шәмсенур» паркы, «Яшьлек» һәм «Әдәби ишегалды» скверлары, «татарстан нефтенә 60 ел» исемендәге мәдәният һәм ял паркы, шәһәр күле, Гагарин, чехов урамнары, Ленин мәйданы һәм җырлый торган фонтан яны) атна саен шәһәребез халкы һәм кунаклары өчен төрледән-төрле концерт-тамашалар, спектакльләр күрсәтеләчәк,...

Әлеге проект шәһәребездә «Татнефть» ААҖ ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның максаты - әлегәчә читтән чакырылган урам театрлары төркемнәрен үзебездә булдыру, Әлмәттә «үскән» ходулистлар, мимнар һәм клоуннар белән халык бәйрәмнәрен уздыру. Моның белән кем шөгыльләнәчәк дисезме? Исеме дөнья күләмендә билгеле, 20 еллык тарихы булган Санкт- Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» театры. Нефтьчеләр чакыруы белән килгән осталар үз эшен башладылар да инде. Бүгенгәчә инде урам театры актеры булырга теләге булганнар арасында кастинг уздырылып, уклар да башланды. Ә аңа чаклы «Татнефть» ААҖ театр әһелләре һәм оештыручылар белән матбугат конференциясендә очрашу насыйп булды. Урам театры жанрыннан башлап, бу төр сәнгатьне үз итүче артистларның гаҗәеп кызыклы тормышлары, шулай ук исемнәре дөньяда билеле булган коллективлар хакында, әлбәттә инде, проектның үзенчәлекләре турында «Странствующие куклы господина Пэжо» театрының сәнгать җитәкчесе Анна Скотникова һәм режиссеры Олег Скотников сөйләде.


- Без дөньяда да, илдә дә ялгызыбыз түгел, әлбәттә! Урам театрлары бигрәк тә Европада киң таралган күренеш. Күпчелек тамашачылар ияләшкән сәхнә рамкаларына яраклаштырылган театрлардан аермалы буларак, без очраклы тамашчы белән эшләргә ияләшкән. Бу һич кенә дә күңел ачуга корылган тамашалар түгел - ачык һавадагы иҗат әле ул театр дигән сүз түгел. Профессиональ урам театрлары узып баручыны елатырга да, тетрәндерергә дә, шул сәбәпле, аның дөньяга карашын бөтенләй башка якка үзгәртергә дә сәләтле, - ди Анна Юрьевна.


Урам театрларының барлыкка килүен үзендә сынаган, фестиваль һәм укытуларның ничек оештырылганнын бер казанда кайнап күргән хезмәт коллективы буларак, сәнгать әһелләре «Татнефть» компаниясе башлап җибәргән проектның безнең төбәк өчен уникаль булуын билгеләп үтте. Беренчедән, бу бәләкәй шәһәр халкына яңа сәнгать төрен тәкъдим итү, укулар барышында яңа белем алу булса, икенчедән кабатланмас талантлы шәхесләрне дә тудыру мөмкинлеге. Театр сәнгате белән азмы-күпме таныш, гомумән, сәхнәнең ни икәнен белгән һәм бу юнәлештә үсәргә теләгәннәрдән тыш, проектта теләге булган һәркем катнаша ала бит. Төп шарт - профессионалларның күңеленә хуш килү.
- Безнең өчен урам театрлары фестивален булдыру - алга таба хәрәкәт итү, үсү. Сезнең өчен без бик шатланабыз, - дип өстәде театрның режиссеры Олег Скотников.
Сүз уңаеннан, театрның сәнгать җитәкчесе үзендә татар каны агуын да ассызыклап узды.
- Әбием Казан татары, ә мин аның сөекле бәпкәсе идем. Үземдә булган театр сәнгатенә мәхәббәтем дә миндә аңардан килә. Шуңа күрә миңа татарларның фольклоры да сәнгать эшләнеше ягыннан кызыклы булыр иде, - ди Анна Юрьевна эш барышында туарга тиешле проектларны күзаллап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса