Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт укучылары очраган юл-транспорт һәлакәтендә 20 нче мәктәп укытучысы һәлак булган

Иртәнге сәгать 7 дә Әлмәт эчке эшләр идарәсенә Казан-Оренбург юлының 231 километрында, Кичү авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килә.

Әлмәттән Казанга баручы Фиат-Дукато автобусында предмет олимпиадасының соңгы турында катнашырга тиешле 5 бала, укытучылары һәм мәгариф идарәсеннән бер белгеч була. Тагын 4 кеше социаль-мәдәни проектлар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасына юнәлгән була. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, автобус йөртүче идарәне югалтып юл кырыена тәгәрәгән. Фаҗига нәтиҗәсендә 18 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган 20 мәктәп укытучысы, 1970 елгы Светлана Подина һәлак була. Төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән 5, 7, 10, Түбән Мактаманың 2 мәктәпләреннән балалар Әлмәтнең медсанчастенә озатылган. Табиблар аларның хәлен тотрыклы дип бәяли.
Олимпиадада катнашырга тиешле тагын бер баланы әтисе үз машинасы белән илтә киткән.
56 яшьлек машина йөртүче элегрәк исерек хәлдә руль артына утырганы өчен 11 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. 11 айдан соң таныклыгын яңадан алган.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар «Almet News» төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250