Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Әлмәт ТВ» «Татарстан-24»кә кушылды [+ФОТОЛАР]

24 апрельдә «Татарстан-24» каналына «Әлмәт ТВ» да кушылды. Әлеге уңайдан «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында республика каналын Әлмәттә тәкъдир иттеләр.

Телекомпания тарихында зур борылыш - узган ел гына булдырылган һәм кыска вакыт аралыгында зур популярлык яулап, меңләгән тамашачыны үзенә «караткан» «Татарстан-24» каналы җирле телеканалга да зур мөмкинлекләр ача. Иң мөһиме, төбәктә булган чаралар, вакыйгалар тиз арада бөтен республикага таралып, көн дәвамында халык, белгечләр фикере белән тулыланып торачак. Аның киләчәктә республиканың төп мәгълүмати каналына әвереләчәгендә шик юк. Бу хакта Андрей Кузьмин да ассызыклады:
- «Татмедиа»дагы иң алдынгы коллективның «Татарстан-24»нең бер өлешенә әверелүенә без бик шат. Хәзер башка районнар да һәр сәгать саен Әлмәт яңалыкларын карый алачак. Яңа каналда үсеш зур, рейтинг саннары да куандыра.
«Әлмәт ТВ» моңа кадәр «Пятница» каналында эфирга чыгып килсә дә, «Татарстан-24» белән дә хезмәттәшлек алып барды. Узган елның сентябреннән ул көн саен шәһәр-район хәбәрләре белән Татарстан халкын таныштырып килде. Шушы дәвер эчендә алар тарафыннан барлыгы 250 сюжет күрсәтелгән. «Татмедиа» башлыгы әлмәтлеләрнең бу юнәлештә дә, шулай ук сыйфат, мәгълүматны җиткерү ягыннан да лидер булуларын атады.
- Бүгенге заманда халыкны телевизорга җәлеп итү җиңел түгел, һәрвакыт эзләнүдә булырга кирәк. «Әлмәт ТВ» - яңалыкларга ачык канал, - дип сүз алды Айрат Хәйруллин. - 24 сәгать дәвамында эшләүче «Татарстан-24» аша башка төбәкләрдә яшәүче әлмәтлеләр дә безнең тормышны күзәтеп барачак, танышларын, дусларын күрә алачак.
Яңа дулкынга кушылу телекомпаниягә яңа сулыш бирсә дә, «Татарстан-24»тәге конкуренцияне исәпкә алып (шәһәр-районнар арасында эфирдагы вакыт өчен үзара «көрәш» барачагы көн кебек ачык), ТВ журналистларына оперативлыкны тагы да арттырырга туры киләчәк. «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Марина Коновалова да әнә шуңа басым ясады. Әмма әлмәтлеләрнең сынатырга исәпләре юклыгын ул яхшы белә.
- Әлмәттә электән үк көчле журналистлар эшли, - дип үзе биредә хезмәт куйган елларын искә алды ул. - Бүген дә «Әлмәт ТВ» коллективы тупланган, барысы да тәҗрибәле, шуңа сюжетлары да үзенчәлекле.
Республика каналына күчкән «Әлмәт ТВ» тапшыруларының эфирга чыгу вакытында да үзгәрешләр бар. Алар һәм башка яңалыклар, ТВның планнары хакында газетабызның җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса