Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталарына ташламалы язылу башланды

8 октябрьдән 18 енә кадәр газета-журналларга ташламалы язылу игълан ителде.

Почта бүлекчәләрендә аның кысаларында Газетага язылучы көне бара. Кичә ул 12 нче бүлекчәдә оештырылды.

Сер түгел, бүген газета-журналлар редакцияләренә тираж җыю җиңел түгел, бигрәк тә татарча нәшер ителә торган басмаларга. Икетеллелек дип күпме сөйләсәк тә, татар теле әлегә тиешле югарылыкка күтәрелә алмады. Күтәрелер иде дә бит, тик туган телен хөрмәтләгән, аны ничек тә булса саклап калырга тырышкан кешеләребезнең саны кимегәннән-кими бара. Мисал өчен, русчасын вата-җимерә сөйләгән, оныкларына да туган телләрендә сөйләшергә, шушы телдә китап-газеталар укырга юнәлеш бирергә, үрнәк күрсәтергә тиешле 70 яшьлек абзыйның "мин рус газетасын алдырам" диюен ничек аптырамыйча тыңларга кирәк. Ә мондый мисаллар күп. Кызганыч, әлбәттә. Шөкер, газетага ничә еллар дәвамында тугрылыклы булган дусларыбыз да, татар матбугаты өчен җан атучылар да юк түгел. Алар киләсе елда да безнең белән бергә калырлар дип ышанабыз,

12 нче почта бүлегенә ул ачылу белән килеп бастык. Әллә яңгыр яуганга, әллә иртә булганга халык бик юк иде. Почта хезмәткәрләре кешеләрнең гадәттә төш вакытындарак күпләп килүен әйтте.

- Бүген ташламалы бәяләрдә газетага язылу ункөнлегенең икенче көне. Беренче көнгә нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була, халык нигездә популяр басмаларга, район газеталарыннан "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда"га языла, - диде 12 нче почта бүлеге начальнигы Әлфия Зарипова. - Газетага язылу бәяләре артып тора. Кайберәүләр моңа борчылуын белдерә. Шул ук вакытта яраткан басмаларына акча жәлләп тормыйлар. Кешеләр күбрәк гыйбрәтле язмышлар, төрле тормыш хәлләре турында язылган газета-журналларга өстенлек бирә. Без газета укучыларга басмаларны алар чыккан көнне үк таратабыз. 10 участокта 7 хат ташучы эшли. 3 штат җитми. Хат ташучы булмаган участокларга бүлешеп хезмәт күрсәтәбез.

Искә төшереп узыйк, Бөтенроссия ункөнлеге кысаларында, ягъни 18 октябрьгә кадәр газетага язылучыларга 20 процент ташлама бирелә. "Әлмәт таңнары"ның ташламалы хакы - 223 сум.

Газета - ул тарих, анда һәр язылган сүз, закон, карарлар уелып кала. Ветераннарда кунак булырга туры килгәндә, аларның һәммәсе инде саргая төшкән газеталарны, үзләре, предприятиеләре турындагы язмаларны, балаларының әти-әниләрен котлауларын күрсәтә. Бу газеталар сандык төбендә кадерле ядкарь булып саклана. Хөрмәтле әлмәтлеләр, якыннарыгызны шатландырып, аларны "Әлмәт таңнары"на яздырырга ашыгыгыз! Әниләр көненә дә ерак калмады. Газета аларга менә дигән бүләк!

Роза Микшина, хат ташучы:

- Мин Иске Әлмәт халкына, 400 хуҗалыкка хезмәт күрсәтәм. Гадәттә, берничә кеше газета-журналларга язылу игълан ителү белән үк язылып куя. Күпчелек мондый акцияләрне, ункөнлекне көтә. Искеәлмәтлеләр район газеталарын да көтеп ала. Күбесе почтага килеп тормый, минем аркылы гына языла. Һәр яртыеллыкка безгә план куела. Мин аны үтәргә тырышам, хезмәт күрсәтүемдәге кешеләр дә бу эштә ярдәм итә. Үзем дә "Әлмәт таңнары"н укыйм. Миңа газета бик ошый. Пенсионерларга кагылышлы яңалыклар, язмалар күбрәк булсын иде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250