Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталары “Әбүнәче көне” уздырды

Ниһаять, беренче бүләкләр уйнатылды. 14 ноябрьдә "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары үзәк почта каршында "Әбүнәче көне" уздырды.

Әлеге көнне без дә, газета укучыларыбыз да зарыгып көтте. Ә без алардан аермалы буларак бик нык дулкынландык. Ни дисәк дә, мондый акциянең күптән үткәрелгәне юк иде. Кычкырып әйтмәсәк тә, һәрберебез күңеленнән генә: "Ничек узар икән? Әлмәтлеләр безнең чакыруны кабул итәрме? Уеннарда катнашырлар микән?" кебек һәм башка дистәләгән сораулар белән янып-көеп йөрде. Иншалла, тугры укучыларыбыз бар икән! Хәтта һава торышы безнең заказ буенча булмаса да, карлы-яңгырлы көн кәефләребезне дә кырмады, уйлаган теләк-ниятләребезне дә бозмады. Планлаштырган һәммә гамәлләребезне тормышка ашырдык. Үзебезгә дә бетмәс-төкәнмәс көч-илһам алдык, акциягә җыелучыларга да өләштек.

Алып баручы егет белән кызыбызның ягымлы, матур тавышы, АГИМС студентларының шәһәр урамын яңгыратып үткен каләм белән язылган шигьри юлларны яңгыратулары узып баручыларны да җәлеп итте. Фикеремне башкага юнәлткәнче, алып баручыларыбызга тукталасым килә. Рузил Ихсанов - аның исеме әлмәтлеләргә генә түгел, инде республикада яшәүчеләргә дә яхшы таныш. Җор телле, шаян егетебез почта каршындагы мәйданга килүчеләрнең кәефен тиз арада тотып алды. Рузилнең осталыгын үзенең мөлаемлылыгы, сөйкемлелеге белән безнең чибәр кызыбыз - редакциябезнең пиар-менеджеры Миләүшә Кашапова тулыландырды. Аларга тамашачыларның тапкырлыгы, үткерлеге, тәвәккәллеге һәм кечкенә йолдызыбыз - 5 нче мәктәпнең 2 нче сыйныфы укучысы Илүзә Кашапованың матур җырлары өстәлде. Искиткеч тамаша булды ул! Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе сабыр гына бүләкләр уйнатылу этабын көтсә (алар арасында да зирәкләр юк түгел иде), яшьләр рәхәтләнеп табышмакларга җавап эзләде, икеюллыклар иҗат итте, рәсемнәр ясау бәйгесендә теләп катнашты. Бигрәк тә 12 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вячеслав Петряков җитәкчелегендәге укучылар актив булып чыкты. Алар шәһәребезгә кагылышлы тарихи вакыйгаларны, ике газетага да хас мәгълүматларны белүләрен күрсәттеләр. Афәрин! Шулай итеп, бу көнне без күптәнге дусларыбыз белән элемтәләребезне тагы да ныгыттык һәм яңаларын таптык, аларга бәйрәм дә ясадык. Ике куянның койрыгын бергә тоттык диме әле халык әйтеме? Моңа ирешүдә безгә иганәчеләребез "Сбербанк"ның Әлмәттәге филиалы, "О-ля-ля" кибете, "Азнакай киемнәре" ААҖ булышты. Алар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр чара барышында үз хуҗаларын тапты. "Әлмәт таңнары"ның супер-призын Вәсимә Әхмәтова отты. Уеннарда катнашучыларга истәлекле бүләкләр таратылды.

Әлеге акция - безнең тарафтан беренчесе генә булды. Алда әле безне дә, сезне дә яңалары көтә! Бүген, мисал өчен, авылларга юл тотабыз. Хәбәр иткәнебезчә, мәктәп укучылары арасында "Оҗмах - әниләрнең аяк астында" бәйгесе старт алды. Иң өлгерләр үз иншаларын юллады инде. Әлмәтнең 60 еллык юбилее уңаеннан булдырылган "Хәтер-хатирә" дә эшли башлады. Декабрь башларында дини викторина игълан итүне ниятләп торабыз. Ә 20 ләреннән соң "Әлмәт таңнары" белән бергә" лотереясын уйнатачакбыз. Планнарыбыз зурдан! Яңа елга да изге эшләр белән аяк басарга исәплибез. Анысы хакында соңрак җиткерербез. Бездән аерылмагыз һәм бүләкләр отыгыз!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Ирина Апачаева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250