Әлмәт шәһәр башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советы сессиясендә депутатлар шәһәр башкарма комитетына яңа җитәкче сайлады.
Әлеге вазифага ике кандидат дәгъва кылды: "Ямашнефть" идарәсендә кадрлар һәм социаль үсеш буенча начальник урынбасары булып эшләүче Илнур Гыйлемханов һәм "Водоканал" начальнигы Раушан Хафизов. Соңгысы депутатлар алдында үзен тәкъдир итү программасын яклау хокукыннан баш тартты. Нәтиҗәдә, депутатларның чыгышларын тыңлап, бәяләгәннән соң, ачык тавыш бирү юлы белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илнур Гыйлемханов сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа