Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районында караклык кылган ялган майор тоткарланды

Әлмәттә беркайда да эшләмәүче, элек берничә тапкыр хөкем ителгән 45 яшьлек Бөгелмә кешесе тоткарланды. Бу адәм, үзен полиция хезмәткәре итеп танытып, кешеләрнең ышанычын яулаган һәм бернинди каршылыксыз фатирларына үтеп кереп, акчаларын урлаган. Эчке эшләр органнары хезмәткәре киемен ул ике еллар чамасы элек сатып алган булган.

Бу юлы полиция майоры званиесендәге хезмәткәр киеме киеп алган әлеге ир-ат Рус Акташы авылындагы бер шәхси йортның капкасын шакый. Пенсионер хуҗа, эш буенча таныклыгын күрсәтүен дә сорап-нитеп тормастан, полицейскийны өенә чакыра. Явыз ният белән йөрүче адәм бу адрес буенча йортта пропискасыз-нисез яшәүчеләрне тикшерәм дип алдый. Моңа ышанган пенсионер аңа паспортын күрсәтә. Алга таба ялган майор бөтен кырыгалдарлар да гадәттә куллана торган алым буенча эш итә - эчәргә сорый. Билгеле инде, пенсионер чәй куярга кухняга кереп китә. Шуннан файдаланып, «майор» комодта актарына һәм тапкан акчаны кесәсенә сала. Чәйләр эчкәннән соң чыгып китә. Пенсионер акчасы югалуын шунда ук диярлек абайлап ала һәм бүлекнең дежур частена мөрәҗәгать итә.

Эзләү чаралары барышында карак Бөгелмәдә үз фатирында тоткарланды. Полиция хезмәткәре киеме һәм урланган 13 мең сум акча тартып алынды. Хәзерге вакытта аңа карата РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250