Әлмәт районында игезәкләр артты
Әлмәт районы ЗАГС идарәсе ел башыннан унынчы игезәкләрне теркәде.
909 һәм 910 саннары астында Зәйнуллиннар гаиләсендә туган кыз һәм малай теркәлде. Илдар Зиннур улы белән Лилия Заһит кызы гаиләдә беренче булып туган сабыйларга Раяна һәм Данияр дип исем кушканнар. Нәниләр 28 апрель көнне бер минут аерма белән туган.
ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре 3 майда бәхетле ата-ананы котлап, аларга туу турында таныклык белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Котлау хаты да тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа