Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы дипломга лаек булды

Әлмәт муниципаль районы «Сувениры России» декоратив-гамәли эшләнмәләр республика күргәзмә-ярминкәсе өчен призер дипломы белән бүләкләнде.

Казанның «Казанская ярмарка» күргәзмәләр үзәгендә пионериянең 95 еллыгы уңаеннан балалар хәрәкәте һәм балаларга өстәмә белем бирү республика форумы үтте. Анда республикадан 900 дән артык укучы һәм педагог җыелды. Әлмәттән яшь техниклар станциясе педагоглары һәм укучылары «Сувениры России» эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе, техник иҗат күргәзмәсе (лазерлы технологияләр, судно-, авто-, авиамодельләр, уйлап табучылык), авто- һәм авиамоделирование буенча мастер-класс, өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары, директор урынбасарлары, методистлары номинацияләрендә катнаштылар. Алар 40 тан артык экспонат алып барган иде. Төрле номинацияләрдә актив катнашкан өчен Әлмәт муниципаль районы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы призер дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса