Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт районы чемпионнары билгеле [+ФОТОЛАР]

Әлмәт районы беренчелегенә чаңгы ярышлар «Снежинка» базасында үтте.

Район чемпионы исемен яулау өчен укучылар, предприятие хезмәткәрләре, ветераннар килгән иде. Старт сызыгына басучылар дистанциягә төркемнәргә бүлеп җибәрелде. 12 яшькә кадәргеләр, 13-14 яшьлекләр 3 километрга йөгерде. Шулай ук 15-16, 30-39, 40-49, 50-55 яшь һәм аннан өстән булган гүзәл затлар да шуның кадәр ара үтәргә тиеш иде. 15-29 яшьлек хатын-кызлар ир-атлар белән тигез дәрәҗәдә 5 километрга тузышты. Соңгы 5 нче төркемдәгеләр – 17-29 яшьлек ир-атлар 10 километр араны узып, чемпион исеменә көрәште. Яше 60 тан югары Николай Захаров та 10 км араны сайлады. 
Чаңгы буенча ДЮСШ мәктәбе директоры Фәйзелхан Гәрәев искәртүенчә, элек мондый ярышларда катнашучылар күп буган. 
– Быел район беренчелегендә катнашырга 100 ләп кеше генә теләк белдерде. Парадта дүрт рәт шыплап тулаган чаклар да бар иде. Киләчәктә бу традицияләрне яңартырбыз, чаңгы спорты Әлмәттә тиешле югарылыкка күтәрелер дип уйлыйм. Нефтьчеләр чаңгы спортын үстерүгә ныклап алынды, – диде ул. 
Тиешле югарылык нинди булырга тиеш? Азактан без Фәйзелхан Гәрәевкә шушы сорау белән мөрәҗәгать итек. 
– Чаңгы белән шөгыльләнүчеләр азайды. Бүген безнең мәктәпкә 70 бала йөри, тренерлар да икәү генә. Балаларны күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Тренерларның да саны да болай гына булырга тиеш түгел. Районда төзелгән чаңгы спорты федерациясе моны аңлый. Алга даими шөгыльләнүчеләр санын 300 гә җиткерү бурычы куелды. Икенче этапта без Әлмәткә элеккеге чаңгычылары данын кайтару өстендә эшләргә тиешбез. Әлегә иң яхшы спортчылар республикада 17 нче урында гына. Дөрес, бу бик авыр эш, чөнки конкуренция зур, чаңгы спорты бөтен районнарда үсештә, – дип фикерләре белән уртаклашты Фәйзелхан Гәрәев. 
Яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен чаңгыларның да әйбәт булуы кирәк, әлбәттә. ДЮСШ узган ел «Татнефть» грантын откан. 1,5 миллион сумга яхшы чаңгылар сатып алыначак. Җәй көне шөгыльләнү өчен чаңгы роллер, төрле алым белән шууга махсуслаштырылган чаңгылар, киемнәр – болар әлегә хыялда, әмма мондый иганәчеләр булганда тормышка ашмаслык түгел. «Ярышларны төбәктә еш уздырырга кирәк, чөнки һәркем турнирларга бара алмый» – бу теләкне чаңгычылар да, тренерлар да белдерде. 
Без шулай әңгәмә корган арада финишка килүчеләр дә күренә башлады. 
Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата бүләккә сертификатлар тапшырылды. 

Җиңүчеләр 
Ангелина Пашутина 
Ренат Масков 
Самия Мортазина 
Никита Григорьев 
Наталья Купкина 
Александр Нерещенко 
Камилла Крымцова 
Григорий Алексашкин 
Мария Байбарудова 
Александр Назаров 
Надежда Ярамасова 
Владимир Свиршков 
Гүзәл Шәрифуллина 
Владимир Назаров 
Юлия Маннаова 
Николай Захаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса