Әлмәт прокуратурасы юлларны ремонтлауны таләп итә
Әлмәт прокуратурасы башкарма комитеттан җимерек юлларны ремонтлауны таләп итте.
Бу Әлмәтнең 5 урамына кагыла. Болар - Совет, Геофизическая, Төхвәтуллин, Базовая, Фәхретдин урамнары. Аларда юлның машиналар йөри торган кайбер участоклары ГОСТ таләпләренә җавап бирми. Чокырлар, асфальт утырган урыннар күп, аларның юл һәлакәтләренә китерү ихтималы зур.
Прокуратура район башкарма комитеты җитәкчесе адресына әлеге кимчелекләрне бетерүне һәм гаеплеләрне дисциплинар җавапка тартуны таләп итеп күрсәтмә юллаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа