Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт полициясе телевидение хезмәткәрләре белән берлектә көн саен шарлавыклы буалар һәм шәһәр күлен тикшерә

Әлмәт полициясе җирле телевидение хезмәткәрләре белән берлектә көн саен шарлавыклы буалар һәм шәһәр күле тирәләрен игътибар үзәгендә тота.

Июль. Җәй уртасы. Эсседән һәм бөркүлектән качып котылу өчен кешеләр күп вакытларын су буйларында, ял итү урыннарында үткәрергә омтылалар. Әлмәтлеләрнең иң яраткан урыны - шарлавыклы буалар һәм шәһәр күле. Бу тирәләрнең соңгы берничә ел эчендә нинди үзгәреш кичергәнен барыбыз да күреп, белеп торабыз. «Татнефть» ААҖ көче белән шәһәрдәшләребез әнә шундый матур ял итү урыннарына тиенделәр. Тик, кызганычка каршы, үзебез өчен булдырылганны сакларга кирәклеген бөтен кеше дә аңламый шул әле. Шарлавыклы буалар төзелгән тәүге көннән алып биредә җимерүче, зыян китерүчеләргә, спиртлы эчемлекләр эчеп утыручыларга каршы көрәшнең тукталганы юк. Быел инде җәмәгать урыннарында тәртип бозучыларга карата катгый чаралар күрелә башлады. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге «Курорт» дип аталган план игълан итте. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре көн саен шәһәрдә яшәүчеләрнең күпләп ял итү урыннарында - шарлавыклы буалар, шәһәр күле тирәсендә, Ленин һәм Гагарин урамнарында патрульлек итәләр.

Эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада гына да рейд барышында 114 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, шуның күпчелеге - җәмәгать урыннарында сыра эчеп утыру. Иң аянычы шул, штрафка тартылучылар арасында балалары янында спиртлы эчемлекләр кулланучы яшь әниләр дә бар. Андыйларга карата балаларын тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәгән өчен өстәмә рәвештә тагын бер беркетмә төзелә. Бер атна эчендә шундый 7 беркетмә төзелгән. 2 кеше аек булмаган хәлдә җәмәгать урыннарында күренгән өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Полиция белән күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен шуны исегездә тотыгыз: җәмәгать урыннарында, шул исәптән шәһәр пляжында да спиртлы эчемлекләр куллану, аек булмаган хәлдә йөрү закон тарафыннан тыела! Балигъ булмаганнар янында хәмер, шул исәптән сыра эчеп утыру да рөхсәт ителми!

Ландыш Сибгатуллина

Руслан Бажутов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса