Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт поликлиникаларын зур үзгәрешләр көтә [+ФОТОЛАР]

Быел да шәһәрдә социаль объектларга капиталь ремонт ясаулар дәвам итә.

Сәламәтлек саклау учреждениеләре дә үзгәреш кичерә. Журналистлар аның барышы белән урынга барып танышты. Иң беренче булып үзәк район шифаханәсенә тукталдык.

Баш табиб вазифаларын башкаручы Алла Назарова искәрткәнчә, монда капиталә ремонт 1975 елдан бирле уздырылмаган. ЦРБ 90 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Ремонт барышында поликлиника ике сменада эшли. Ремонт эшләренә фасадны тәртипкә китерү дә кергән. Хирургия белән травматология кабинетлары беренче катка күчереләчәк.

Балалар поликлиникасында ремонтның кызган чагы. Бинаның бер ягында эшләр тәмамланып килә. 15 майда бу якка күчәчәкләр.
3 нче поликлиникада да зур үзгәрешләр көтелә. Биредә тәүлекара эшләүче травматология пункты оештыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса