Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт мэры текә планнар кора

Айрат Хәйруллин йолдызларга юл салырга җыена.

 Быел Роскосмос белән килешеп, наноспутник булдырырга һәм МКС бортына кертергә исәпләре. Әлеге спутникның авырлыгы 1-3 кг. Ачык космоска чыккач, ул 12 ай буена Җир тирәли әйләнергә тиеш. Планетаның теләсә кайсы ноктасыннан сигнал биреп, фотолар җибәрер, тикшерүләр уздырыр дип күзаллана. Бу гамәлгә ашырыла торган план. Әлеге программаны Әлмәттә башларга ниятлиләр. Укучыларга бу кызык булачак. Бәлки 5-10 елдан Әлмәтнең үз космонавты да булыр әле

Күптән түгел Айрат Хәйруллин Байконурдан кайтты. Аны космонавт Антон Шкаплеров шәхсән үзе шалтыратып чакырган. Хәтерләсәгез, узган ел ул Олег Артемьев белән космоска очуга 55 ел тулу уңаеннан Әлмәткә килгән иде. Байконур режимлы объект, анда тикшерү узмыйча кертмиләр. Кагыйдәләр бу юлы да сакланган, билгеле. Биредә кунаклар космик корабль белән җентекләп танышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса