Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт, Лениногорск шәһәрендә һәм районында 510 урынлы 3 балалар бакчасы төзеләчәк

27 яңа балалар бакчасы төзү, 24 бинаны реконструкцияләү һәм гамәлдәге балалар бакчаларында өстәмә төркемнәр ачу ниятләнә

2013 елда Татарстанның мәктәпкәчә учреждениеләрендә 5345 яңа урын булдыру планлаштырыла, дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узган республикакүләм киңәшмәдә.
Аның сүзләренә караганда, 3553 урынлы 27 яңа балалар бакчасы төзү, 1240 урынлы 24 бинаны реконструкцияләү һәм 21 гамәлдәге балалар бакчаларында 255 урынга өстәмә төркемнәр ачу ниятләнә.
Бүгенге көндә республика бюджеты хисабына 360 урынлы 2 яңа балалар бакчасы төзелгән, 385 урынга 14 бина реконструкцияләнгән, 195 урынга 8 өстәмә төркем ачылган. Бу эшләрне финанслау күләме 225 миллион сум тәшкил итә.
Федераль субсидия исәбенә 2390 урынлы 10 яңа балалар бакчасы төзү, 670 урынга 7 бинаны реконструкцияләү һәм 260 урынга 13 өстәмә төркем ачу планлаштырыла.
Дәүләт торак фонды тарафыннан ТР ның Әлмәт, Лениногорски шәһәрендә һәм районында 510 урынлы 3 балалар бакчасы төзеләчәк.
ТР мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, РФ субъектларына балалар бакчалары төзелеше һәм реконструкцияләү өчен 2014-2015 елларда да субсидияләр бүлеп биреләчәк. 2016 елда 3-7 яшьлек балалар мәктәпкәчә учреждениеләргә урнаштыру 100 процент булырга тиеш. Шуңа күрә, киләсе еллар программасына 3 яшьлек балаларны бакчага урнаштыру мәсьәләсе кискен торган торак пунктлар керә.
ТР Президенты нәтиҗә ясап, бу программада катнашучылардан үз белдеклекләре белән эш итмәүләрен сорады. "Акча балалар бакчалары төзелешенең билгеле стандартына бүлеп бирелә", - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов казначылыктан бу максатларга бүленеп бирелгән акчаның сарыф ителүен катгый контрольгә алуны таләп итте. "Ничек яхшы була шулай эшләргә түгел, ә ничек тиеш шулай эшләргә кирәк. Бер бала бакчага йөри, ә калганнары урамда йөгереп йөрерлек булмасын", - дип тәмамлады ул чыгышын.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса