Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерли башладылар

Яңа уку елында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерли башладылар.

Тармакта кадрлар кытлыгын хәл итү максатында бу эшне муниципалитет башлады, муниципаль хезмәт институты һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы күтәреп алды. 1 сентябрьдән биредә 9 сыйныфтан соң 29 укучы агроном һәм авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлекләренә төшенә. Бүген алар район хуҗалыкларының берсе белән танышып кайтты.
Бу уку йортын сайлау белән булачак белгечләрнең берьюлы берничә проблемасы хәл ителде: түләүсез белем алалар, уку дәверендә тулай торак белән тәэмин ителделәр, иң мөһиме - укуын тәмамлагач эш эзләп йөриселәре юк. 29 ы да район авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү төзегән. Хуҗалык җитәкчеләре әле студентларга ай саен стипендия дә туләп тора. Аралашудан аңлашылганча, яшьләрнең зур өлеше бу белгечлекне аңлы рәвештә сайлаган. Бишмунчадан Нияз Мәүлетбаев шуларның берсе.
Шәһәрдә туып үскән Дмитрий Богданов та инженер-механик белгечлеген сайлавына үкенми. "Авылга әбиләргә кайтып йөрдем. Аграр тармакның авыр хезмәт икәнен аңлыйм. Мин аңа әзер һәм булдыра алам",- дигән фикердә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе белән танышып йөргәндә дә ул эш хаклары, хезмәт шартлары турында аеруча кызыксынды.
Соңыннан булачак авыл хуҗалыгы белгечләре агрохимия хезмәте станциясен эшчәнлеге белән танышты.
Л. Минаева

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250