Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт депутатлары Чыршы бәйрәме оештырды [+ФОТОЛАР]

Бу көннәрдә балаларның иң бәхетле мизгелләре. Бииләр, җырлыйлар, шигырьләр сөйлиләр, ә Кыш бабай аларга бүләкләр өләшә. Депутатлар да балаларга Яшьләр үзәгендә чыршы бәйрәме оештырып сөендерде.

Кышны бигрәк тә балалар көтеп ала. Чанада, тимераякта шуарга карлары өчен генә түгел, бүләк алып килүче Кыш бабайны юксына алар, аңа хатлар язалар. Һәр ата-ананың да аларның теләген тормышка ашырырга мөмкинлеге юк. Әле ярый изге күңелле кешеләр бар. Алар ярдәме белән төрле урыннарда хәйрия белән сугарылган чыршы бәйрәмнәре үтә, бүләкләр таратыла. 
Яшьләр үзәгенә «Елховнефть» идарәсе профкомы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов ярдәмчесе Рузил Шәймәрданов килгән иде. 
– Бүгенге бәйрәм Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов ярдәме белән оештырылды. Әлеге акция балаларга, аларның әти-әниләренә шатлык-елмаюлар, күтәренке бәйрәм кәефе бүләк итү максатыннан уздырыла, – диде ул. 
Балаларга бүләктән тыш аларның гаиләләренә бәйрәм табынына азык-төлек алу өчен сертификатлар да өләшенде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева шушындый изге гамәлләр кылган барлык депутатларга рәхмәтен җиткерде. 
Чыршы бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Кар кызы, Кыш бабай, әкият геройлары балаларны маҗаралар илендә гиздерде, уйнатты, биетте. 
– Бик ошады. Без дә балаларга ияреп шатланып утырдык. Оештыручыларга зур рәхмәт, – диде 1 нче мәктәптә укучы кызы Раушания белән килгән Нәфисә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса