Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт быел җиңәрме? [+ФОТОЛАР]

Шәһәр һәм районнар арасында Яңа елга бизәлеш һәм иң яхшы чаралар буенча республика бәйгесе быел да оештырылды.

 Ул 25 декабрьдән быелның 20 гыйнварына кадәр уздырыла. Әлеге бәйгене республиканың иҗтимагый палатасы оештыра. Әлмәтнең әлеге бәйгедә беренче елын гына катнашуы түгел. Җиңүләребез дә бар. Кичә комиссия әгъзалары Әлмәткә килделәр. Алар шәһәрне карап йөрделәр. Быел Яңа ел мәйданчыклары тагын да үзгәрәк. Һәрберсендә халык күп, чаралар, мастер-класслар, күргәзмәләр, спорт ярышлары, күңел ачу тамашалары көн дә үткәрелеп тора. Нефтьчеләр мәйданындагы шугалак, боз тауларын, карусель, боланнарны һәм башкаларны күрергә башка районнардан да киләләр. 
– Әлмәттә беренче тапкыр булуым. Шәһәрнең мәәббәт белән бизәлүе сизелә. Әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Бер генә шәһәр дә сезнең белән чагыштыра алмый. Мин һәркемгә Әлмәткә килергә, эмоцияләр алырга тәкъдим итәм. Барысы да кызыклы, аллы-гөлле төсләр. Әлмәтлеләр бәхетле, район җитәкчелеге креатив уйлый, инициативалы, – диде республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге бүлеге мөдире Нәфисә Сәгбиева. 
Бәйгедә беренче урын алучы шәһәргә 1 миллион, икенче урынга 500 мең, өченчегә 250 мең сум бүләк каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса