Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт бакчаларында Туган тел атналыгы уза [+ФОТОЛАР]

36 нчы "Тылсымлы сарай" балалар бакчасы туган тел атналыгын быел "Яздан аерып булмый Тукайны!" дигән шигърият бәйрәме белән беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Ата-аналар катнашында җырлы-биюле тамаша узды. Тукай шигырьләре, җырлары - бар да урынлы яңгырады.

Габдулла Тукайның иҗаты еллар узгач та актуаль булып кала бирә. Тәрбия, әхлак төшенчәләре дибез икән, без әлеге бөек шәхеснең иҗатын иң элек олыларга, белергә тиеш. Аеруча туган тел турында сүз алып барганда. Менә шуның өчен 36 нчы балалар бакчасында быел "Туган телем - иркә гөлем" проекты башлап җибәргәннәр дә инде Алар моңарчы да милли мәсьәләгә тирәннән карап, туган телдә чаралар еш оештыралар иде. Быел исә аеруча әһәмиятлеләрен булдырганнар.
Татар телчесе Рәзилә Усманова сүзләренчә, әлеге проектны алар алдагы елларда да дәвам итәргә планнаштыралар. Татар газет-журналларына язылу - шул проект кысаларында узган зур чара, мәсәлән. Якынча 100 гаилә матбугатка язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса