Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үлгәннәрнең каберен бел!

Муниципалитет инициативасы белән шәһәрдә зиратларны, кабер өсләрен тәртипкә китереп, чистартып, шул рәвешчә арабызда булмаганнарны искә алуны оештыру күркәм традициягә әверелде. Быел Хәтер атнасы 5 июльдән 12 июльгәчә уздырыла.

Мәгълүм булганча, шәһәрдә тугыз зират санала. Болар - мөселманнарның Бигәш районындагы 1, РТСтагы 2, Чаллыга чыга торган юл янындагы 6 нчы, христиан динендәгеләр өчен 3 (ДСРК), 5 (Югары Мактамадагы әйләнеп узу юлы янында), 7 нче (Иске Шөгер тракты), Тихоновка һәм Урсалыдагы һәм 1 нче урта мәктәп районындагы 4 нче солдат зиратлары. 2007 елдан зиратларны карап тоту ритуаль хезмәтләр салонына йөкләтелгән. Әмма моның өчен бүлеп бирелгән акча җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Бу хакта 4 июньдә Хәтер атнасы уңаеннан уздырылган киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов җиткерде. Каберлекләр өстен чиста тоту, аның тирә-ягын тәртипкә китерү, чардуганнарны буяп, рәтләп тору - иң беренче чиратта безнең, исәннәрнең эше, изге бурычы. Шулай булуга да карамастан, арада фани дөньяга күчкән туганнарын, әти-әниләрен онытучылар, зиратка йөрмәүчеләр яки бик сирәк кенә булучылар бар.

Ел саен зиратларны тәртикә китерүдә шәһәр предприятиеләре дә җәлеп ителә. Аларга зиратларда беркетелгән территорияләр схемалары күрсәтелеп, хатлар җибәрелә. Марат Нилович узган ел 50 предприятиегә хат җибәрелүен, аларның 35 енең бу изге эштә актив катнашуын билгеләп үтте. Зиратларны җыештыруда 804 кеше катнашкан, барлыгы 52 машина чүп түгелгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе беркетелгән зиратларда зур эш башкарганнары өчен "Ямашнефть", "Татнефтегазпереработка" идарәләренә, УК "Татбурнефть", "ТатАИСнефть", "ТАТЕХ", УК "Татспецтранспорт", "Татнефть-Энергосервис", "Арслан", УК "Система-сервис", "СМП- Нефтегаз", "Әлмәт нефть продукты", УПТЖ ППД, "Әлмәт-Водоканал", "Әлмәт җылылык челтәрләре", "ТНГ-АлГИС" җәмгыятьләре җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде һәм быел да предприятиеләр актив катнашыр дигән ышанычын белдерде.

Зиратлардан җыелган чүп-чарны түгү өчен Колшәрип белән Миңлебай боҗралары арасында урнашкан карьер билгеләнгән. Әлеге карьерда җыелган агачлар, яфраклар гына кабул ителәчәк. Каты көнкүреш калдыкларын зиратларда урнаштырылган контейнерларга ташларга кирәк. Карьерларда калдыкларны кабул итүгә контроль алып бару торак-коммуналь хуҗалык департаментына йөкләтелгән.

Шәһәрдә яшәүчеләргә зиратларга бару өчен мөмкинлекләр тудырыла. 7 һәм 8 июльдә, ягъни ял көннәрендә 5, 6, 7 нче зиратларга бару өчен рейслар оештырыла. Автобуслар Ленин мәйданыннан һәм РТС боҗрасыннан 7 сәгать 30 минуттан 12 сәгатькә кадәр йөриячәк. Бу көнне әлеге транспорт чараларында зиратларга бару бушлай. Хәтер атнасына актив катнашып, арабызда булмаганнарга хөрмәт күрсәтик, аларны искә алыйк!

И.Апачаева.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250