Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күз яшьләре һаман да кипми

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән исәпләнгән Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 26 ел булды.

Мәгълүм булганча, 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы авария булган 26 апрельне Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне дип игълан итте. Шушы вакыттан башлап әлмәтлеләр һәр елны бу датаны билгеләп үтәләр. Быел да 26 апрельдә Хәтер мәйданына Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары һәм башкалар җыелды.

Әлмәт шәһәре һәм районыннан Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә 172 кеше чакырыла. Аларның 49 ы инде арабыздан мәңгегә киткән. Бүген калабызда атом электр станциясендәге авариянең нәрсә икәнлеген, аның китергән зыянын үз күзләре белән күргән 140 кеше, гүр иясе булучыларның 25 толы гомер кичерә. 25 кеше Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалид булган. Якташларыбыз хөкүмәт бүләкләре, медальләр белән бүләкләнгән. П.Г.Быков, Г.А.Филиппов, Р.Р.Зарипов, С.Н.Баһаветдинов Батырлык орденына лаек булганнар. Башкалар арасында да төрле медальләр белән бүләкләнүчеләр шактый.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов Чернобыльгә авыр минутларда Ватан чакыруы буенча ярдәмгә баручыларның үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калуларын билгеләп үтте, шәһәрдә һәм районда аларны социаль яклау буенча эш алып барылуын билгеләп үтте. Ел саен инвалидларга һәм толларга матди ярдәм күрсәтелә. Быел бу максатларга район бюджетыннан 259 мең сум акча бүленгән. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә "чернобыльче"ләргә һәм аларның балаларына диспансерлаштыру уздырыла. 2004 елдан алып теш дәвалау проблемасы чишелгән. 2011 ел дәвамында федераль бюджеттан Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга барлыгы 5893912 сумлык компенсация түләнгән.
Мәҗит Хаҗипович батырлыклары өчен кайберәүләргә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатларын, Татарстан Республикасы "Союз Чернобыль" иҗтимагый оешмасының Мактау грамоталарын тапшырды һәм һәркемгә изге теләкләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы "Союз Чернобыль" иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Р.П.Никитин муниципалитет, башкарма комитет, социаль яклау идарәсе, предприятиеләр тарафыннан аңлаешлы караш тоюларын ассызыклап, үз чиратында рухи һәм матди ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт әйтте.
Бүген арабызда булмаганнар бер минут тынлык белән искә алынды. Чара чернобыльчеләр хөрмәтенә куелган стелага чәчәкләр кую белән тәмамланды. Хәвефле вакыйгага 26 ел узса да, ул китергән кайгы-хәсрәт күңелләрдән җуелмаган. Чәчәк салганда толларның һәм аларның балаларының гына түгел, ир-атларның да күзләреннән тәгәрәгән күз яшьләре шул хакта сөйли.
И.Апачаева.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250