Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш бабай күчтәнәче итеп – “Әлмәт таңнары”н

Дүшәмбе көнне калабызда вәгъдә ителгән промо-акция булып узды. Вакытлы матбугат белән даими танышып торучы әлмәтлеләр бу юлы да Үзәк почтага җыелды.

Дүшәмбе көнне калабызда Үзәк почтада вәгъдә ителгән промо-акция булып узды. Вакытлы матбугат белән даими танышып торучы әлмәтлеләр арасында күпчелек "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары укучыларын күрү безнең өчен икеләтә сөенечле булды. Акциягә килүчеләрнең кайберләре газеталарга күптән язылып куйган. Өлгермәгәннәре исә акция барышында яраткан басмаларына тугрылыклы калуын раслады. Бу көнне "Татмедиа" ААҖ карамагындагы газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды.

"Татмедиа"ААҖ вәкилләре тарафыннан оештырылган программа һәркемнең күңеленә хуш килде. Татар һәм рус телләрендә барган викторина һәм бәйгеләр безнең газеталар гына түгел, "Идел", "Сөембикә", "Чаян" журналлары хакында да тирәнрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Викторина сорауларына дөрес җавап биргән зирәкләр шулай ук призларга ия булды. "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" сорауларының берсе дә җавапсыз калмады. Димәк, безне беләләр, безне укыйлар.

Урамда газеталарыбыз листовкаларын таратып йөргән политехникум һәм АГИМС студентларына да рәхмәтебезне җиткерәбез.

Хөрмәтле газета укучылар! 2013 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе финишка чыкты. Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Сезнең һәрбарчагызны киләсе елда да безнең белән калырга, якыннарыгызга Кыш бабай күчтәнәче итеп "Әлмәт таңнары"н бүләк итәргә чакырабыз.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250