Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Кванториум» үзенчәлекле әлмәтлеләргә махсус бүләк ясады [+ФОТОЛАР]

«Кванториум» балалар технопаркында хәзер физик мөмкинлекләре чикле балалар да белем ала алачак.

Шушы көннәрдә ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдиновның финанс булышлыгы белән уникаль белем үзәге махсус микроавтобуслы булды. «Мерседес-Бенц» микроавтобусы физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус җиһазландырылган. Аны Түбән Новгородтан әле күптән түгел генә алып кайтканнар. Биредә биш баланы күчереп йөртеп булачак. Колясканы күтәрү, беркетү җайланмалары, махсус пульт, куркынычсызлык каешлары – бар да дәүләт стандартларына туры килә һәм микроавтобус пассажирларына уңайлы итеп эшләнгән. Микроавтобус балаларны атнасына алты көн укуларга йөртәчәк.

Бүгенге көндә районда шундый 40 бала бар. «Кванториум»га исә якынча 16 лысы йөрер дип көтелә.

– Әлеге проектның тагын бер зур үзенчәлеге һәм өстенлеге бар. Бик еш физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәр урынга ата-аналары яки законлы вәкилләре озата бара. Ә биредә исә без аларга да уңайлы булсын дидек, балаларны тьюторлар озата барачак, өйләренә дә илтеп куячак, - диде педагог-тьютор Илүсә Ханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса