Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коррупция чоңгылы тирәнәя

27 март көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узды.

2011 елда Әлмәт шәһәре хокук саклау ограннары тарафыннан коррупция юнәлешендә 19 җинаять ачыкланган. Шуларның 2 се урындагы вазифадан файдалану, 6 сы ришвәт бирү һәм алу, 2 се хезмәт урыныннан файдаланып кылынган мошенниклык, 4 се хезмәт урыныннан файдаланып, чит кеше милкен үзләштерү, 2 се коммерция юлы белән үз ягына аудару, 1 се вазифа вәкаләтләрен күтәрү белән бәйле. Болар хакында Әлмәт шәһәре прокуроры Р.Шакиров мәгълүмат җиткерде. Аның сүзләренә караганда, җинаятьләр елдан-ел кимүгә түгел, ә артуга таба бара. Быел хокук саклау органнарына коррупция юнәлешендәге 13 хәбәр кабул ителгән (2011 елның I кварталында - 4). Аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча 10 җинаять эше кузгатылган. Чыгышта муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренең коммерция оешмалары эшчәнлегендә законсыз катнашу очраклары теркәлеп торуы турында да әйтелде. Гадәттә, алар керемнәр, милек турында белешмә бирмәүгә, коммерция оешмаларының акцияләре булуга, алар буенча дивидендлар алуга кагыла. Аңлату эшләре оештырылуга да карамастан, мондый хокук бозулар саны һаман кимеми. Авыл җирлекләре башлыклары адресына да тәнкыйть сүзләре яңгырады, атап әйткәндә, аларның хокукый белемнәре сай булуга басым ясалды. Әмма бу аларны административ җаваплылыктан азат итми. Шуңа да утырышта җитәкчеләрне укытырга, белемнәрен тулылындырырга кирәклек әйтелде. Рафаэль Шакиров торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә уздырылган тикшерүләр барышында вазифа вәкаләтләрен күтәрүдә хокук бозулар ачыклануын да җиткерде. Агымдагы елда прокуратура җирле үзидарә һәм дәүләт оешмаларында законнарның сакланышын тикшерүләрне дәвам итәчәк. Әлбәттә, бу юнәлештә башка дәүләт органнары, муниципаль хакимият, җәмәгатьчелек, предприятиеләр, уку йортлары да эшчәнлек җәелдерәчәк. Шәһәр һәм район халкының да әлеге мәсьәләдә битараф булмавы сорала.

Чираттагы чыгыш норматив-хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруга багышланды. Бу хакта муниципаль район башкарма комитетының хокук идарәсе начальнигы Ф.Шәйхуллова сөйләде. Әлеге юнәлештә закон таләпләре үтәлешен тәэмин итү әлеге службага карый. Экспертиза уздыруның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча катгый чаралар күрү кирәк, комиссия әгъзалары әнә шуңа басым ясады. Шулай ук экспетиза йомгакларын ТР Юстиция министрлыгына квартал саен үзвакытында тапшыру зарур.

Утырыш ахырында комиссия карары белән 2012 елга коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек планы кабул ителде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250