Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кичүчатта яшьләр чишмәләргә була табыша һәм кавыша [+ФОТОЛАР]

Әлеге авыл тирәсендә берсеннән-берсе матур алты чишмә бар.

Кичүчатны яхшы белүчеләр аны юкка гына чишмәләр иле дип атамый инде. Авылның уртасында саф чишмә сулы, төзекләндерелгән ике зур чишмә бар - «Яр чишмә» һәм «Риза Фәхреддин чишмә»се. «Елховнефть» идарәсе әлеге объектларны шефлыкка алып, инде 1995 елдан бирле төзекләндереп килә. Инде шул дәвер эчендә барлыгы өч тапкыр капиталь төзекләндерү узганнар. Бүген шул ике чишмәне реконструкциядән соң ачу тантанасы булды:

- Авылның төзеклеген үз вакытында саклар өчен үзебезнең һәм авылдашлар көче генә җитми. Инде күп еллар безгә чишмәләрне реконструкцияләп торырга «Елховнефть» идарәсе ярдәм итә. Быел менә янә зур үзгәрешләр булды. Чын мәгънәсендә авыл тарихында зур хәрефләр белән уелып калырлык тантана узды - бик матур ике чишмәбез янә үз ишекләрен ачты. Авылның бөтен яме аның чишмәләрендә дисәк тә һич ялгышу булмас. «Яр чишмә»сенә, мәсәлән, яшьләр туйлардан соң төшә, бу үзенә күрә бер ял урыны да булып тора, -диде Кичүчат авыл советы башлыгы Равил Шәйхетдинов.

Музейдан ерак түгел Риза Фәхреддин исемендәге бик матур тарихи чишмәдә дә зур үзгәрешләр булган быел. Дизайнын, ландшафтын үзгәрткәннәр. Нәтиҗәдә, күп мәгълүмат алып булырдай бер мәдәни үзәк барлыкка килгән.

«Татнефть» компаниясе иң төзек чишмәләргә ел да сморт-бәйге дә уздыра. Быел да комиссия ике чишмәне конкурс кысаларында карап, тикшереп, суын анализга алып китте. Шәт, бәлки нәкъ менә Кичүчат чишмәләре әлеге бәйгедә җиңеп чыгар. Матурлыгы да, төзеклеге дә таң калдыра бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса