Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кичә Казанда башкарылган җинаятьләр буенча беренче шикләнелүчеләр кулга алынган

ТР буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлегендә, РФ Җинаять-процессуаль кодексының 91 нче маддәсе нигезендә, Вәлиулла Якуповны үтерүдә һәм ТР мөфтие Илдус Фәизовны үтерергә җыенуда шикләнелгән 4 зат кулга алынган.

Искәртеп узабыз, әлеге тетрәндергеч хәлләр Казанда кичә булды.

Шикләнелүчеләр бүген иртән Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР буенча Куркынычсызлык хезмәте бүлекчәләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә тоткарланды.

Кулга алынучылар арасында "Идел-Хаҗ" компаниясе директорлары советы рәисе, 57 яшьлек Рөстәм Гатауллин, "Вакф" җитәкчесе, Казанда яшәүче 39 яшьлек Мурат Галеев, Биектау районында яшәүче 41 яшьлек Айрат Шакиров һәм Лаеш районында яшәүче 31 яшьлек Азат Гайнутдинов бар.

Бүген тикшерүче судның аларны сак астына ябуын кайгыртачак.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

---
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250