Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кемеровода булган фаҗигадән әлмәтлеләр дә читтә калмады [+ФОТОЛАР]

Бүген көн дәвамында Ленин мәйданына битараф булмаган шәһәрдәшләр чәчәкләр алып килә, фаҗигале төстә гомерләре өзелгән 64 кеше рухына шәмнәр куя.

Якшәмбе көнне Кемеровода булган янгын хакында ишетмәгән һәм белмәгән кеше калмагандыр. Барлык шәһәрләр дә диярлек әлеге фаҗигагә кушылып, зур кайгыны уртаклаша. Бүген иртәдән бирле Әлмәтнең Ленин һәйкәле каршына йөзләгән кеше агылды. Уенчыклар, шәмнәр, язулар, чәчәк бәйләмнәре... Әйтерсең, шулар арасыннан балаларның җан өзгеч ялварулары әле дә яңгырый. 


15 нче мәктәптән сыйныфташлары белән бергә Самира Нишонова да бүген уенчыклар күтәреп килгән: 
– Язгы каникуллар менә шулай башланыр дип кем уйлаган? Мин үзем дә кинотеатрларга бик еш йөрим. Залда бикләнеп калган яшьтәшләремне күз алдына китереп, кичә хәтта төне буе йоклый да алмадым. Хәзер әти-әниләр дә андый урыннарга йөрмәгез дип кенә тора, - дип сөйләде 6 нчы сыйныф укучысы. 



Валентина Малышева исә күз яшьләрен тыя алмыйча озак кына басып торды: 
– Сүз юк... Кеше факторы аркасында булган олы кайгы бит бу! Ничек шулай күрәләтә торып балаларны яндырып була ул! Кызганыч, халыкның бит күбесе мондый очракларда үзен ничек тотарга кирәклеген дә белми. Әгәр мәктәп укучыларына, бакча балаларына куркынычсызлык турында күбрәк сөйләсәләр, иминлек дәресләре алып барсалар бик күп фаҗигаләрне урап узып булыр иде, - диде пенсионер. 
Күпләр һәйкәл каршында тынсыз гына озак басып торды. Әлмәттән 2406 километр ераклыкта булган фаҗига шушы көннәрдә нефтьчеләр төбәген дә берләштерде. Бөтен республика һәм Россия бер дулкында: газиз балаларын, әти-әниләрен, якыннарын һәм тулы гаилә әгъзаләрен югалткан Кемерово халкы янәшәсендә. Күңел һәм уйлар белән булса да... 
 


Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса