Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңелләре изгелек белән тулы

Шәһәр социаль тәэминат бүлеге каршында 1987 елда социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе төзелә. Аның бурычы ярдәмчесез калган ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт була.

Ул чакта 8 социаль хезмәткәр 84 кешегә булышлык итә. Бүген инде "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге - 958 өлкән һәм инвалидның алыштыргысыз таянычы. Биредә хезмәт куючы 183 кешенең 130 ы социаль хезмәткәр. Аларның 54 е шәһәрдә гомер кичерүче эшкә яраксыз ялгыз кешеләргә, 76 сы райондагыларга хезмәт күрсәтә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без аларның кайберләре белән очраштык.

Социаль хезмәткәр булып һәркем эшли алмый. Моның өчен иң беренче чиратта сабыр, кешелекле, игътибарлы, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы, игътибарлы, ягымлы, мәрхәмәтле һәм, әлбәттә, инде эшкә батыр була белү кирәк. Социаль яклау идарәсе начальнигы З.Ш.Шакирҗанов бүген "Кайгырту" үзәгендә әнә шундыйлар гына эшләвен әйтте. "Бездә эшләргә теләүчеләр күп, арада яшьләр дә байтак, әмма үзләрен социаль хезмәткәр вазифасында сынап карагач, күпчелеге озакка тоткарланмый. Һәркем дә ялгызлары гына гомер кичерүче ярдәмгә мохтаҗлар белән эшләүдә кирәк булган сыйфатларга ия түгел шул", - диде ул. Читтән генә караганда, әби-бабайларга өйләрен җыештыруда ярдәм итүнең, аларның йомышы белән кибет-даруханәләргә баруның, авыл җирлекләрендә бу эшләргә өстәп тагын су ташуның һәм башка хезмәт күрсәтүләрнең берние дә юк сыман. Чынлыкта исә социаль хезмәткәргә еш кына шәфкать туташы да, психолог та, өлкәннәрнең сердәше дә булырга туры килә. Әлеге игелекле хезмәткә гомерләрен багышлаганнар бирегә ник килгәннәренә үкенмиләр дә, зарланмыйлар да. Киресенчә, алар кеше ярдәменә мохтаҗларга булыша алуларына шатланалар гына.

Ландыш Солтанова Яңа Кәшер авылында гомер кичерүче алты кешегә хезмәт күрсәтә. Аның бу эшкә алынуына быел дүрт ел була. Мәмәттән Гүзәлия Гозәерова исә үзәккә 2001 елный гыйнварында ук килгән. Димәк, ул 11 ел инде кешеләргә шатлык өләшә, өйләренә нур сирпи. Шарлама авылыннан Лилия Абдуллинага да сокланмый мөмкин түгел. Аның социаль хезмәткәр булып китүенә быел 18 ел тула. Ике дистәгә якын ел изгелек юлында ул. Аларның өчесе дә бертавыштан үзләренә беркетелгән бурычны яратып үтәүләрен әйтте.

Авыл җирендәгеләргә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләргә үзләренә йөкләтелмәгән башка эшләр дә башкарырга туры килә. Мисал өчен, бакча эшләрендә дә булыша ала, өлкәннәрне мунчага алып баралар. Кирәк очракта, үзләре машина табып шәһәргә шифаханәгә алып килгән чаклар да булгалый. Өлкәннәрнең көненә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләре дә күзәтелә. Атнасына ике, III төркем булганда өч тапкыр гына хезмәт күрсәтергә тиеш ханымнар авырсынып тормый, кайбер атналарда өлкәннәрнең хәлен көн дә белешә: кайсыныңдыр кан басымы уйный, үлчәргә кирәк, икенчеләре сыкранып тора, аралашуга мохтаҗлар да бар.


Хәзер авыл җирендә дә кеше кешегә бик керми. Шуңа да сөйләшергә, эчен бушатырга теләгән мизгелләр дә була инде. Өлкәннәребез кайбер үтенеч-сүзләрен балаларына түгел, безгә җиткерәләр. Без моңа бик шат, әлбәттә. Димәк, алар безне гаилә әгъзаларыдай якын күрә, - диде социаль хезмәткәрләр.

Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән халыкбыз. Изге күңелле аналарның балалары да әниләреннән үрнәк алып мәрхәмәтле, ярдәмчел булып үсә. Гүзәлия Әсхәтовна һәм Ландыш Тимерхановна - өчәр бала анасы. Лилия Рәисовнаның ике баласы бар. Язмыш аның үзенә дә зур сынаулар китереп тора. Улы инвалид, кайнанасын тәрбияләгән, хәзер кайнатасы урын өстендә ята. Тик социаль хезмәткәрләр көчле рухлылар. Алар тормыш авырлыкларына бирешмәскә кирәклекне яхшы аңлыйлар һәм әйләнә-тирәдәгеләргә дә моны иңдерәләр.

Социаль хезмәткәрләр төп хезмәтләреннән тыш авыл җирлекләрендә үткәрелгән өмәләрдә, бәйрәм чараларында да актив катнаша, бәйгеләрдә дә осталыкларын күрсәтә. Арада медицина һәм педагогик белемгә ия булган хезмәткәрләр байтак. Узган ел 10 кеше читтән торып югары уку йортларына укырга кергән. Кыскасы, төшенкелеккә бирелергә һич кенә дә вакытлары юк.

"Кайгырту" үзәгендә апрель аенда мобиль бригада төзелгән. Ул телефон элемтәсе һәм социаль хезмәткәрләр булмаган авылларга аена бер тапкыр чыга.

Бүген илебездә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Без аларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез һәм әлеге изге җаннарга изге теләкләребезне җиткерәбез.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Рәсемдә: (сулдан уңга) Г.Ә.Гозәерова, Л.Т.Солтанова, Л.Р.Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250