Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кайгы җиле ишек какмасын

15 июньдә Яшьләр үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары С.Осипов катнашында наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, уку йортлары ректорлары, мәктәп директорлары, тәрбиячеләр катнашты.

Җәен наркоманияне профилактикалау мәсьәләсе бигрәк тә кискен тора, яшьләр әлеге чорда иреккә чыга, аларга карата контроль дә кими төшә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьларында, яшүсмерләр клубларында, шулай ук студентлар һәм эшче яшьләр арасында профилактик чаралар үткәрүгә аеруча игътибар бирергә кирәклекне ассызыклады, җаваплыларга күрсәтмәләр бирде.

Министр урынбасары үз чыгышында республика программасы үтәлеше хакында мәгълүмат җиткерде. Аның сүзләренә караганда, 500 миллион сум акча әлеге программаны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән, әлеге сумманың күп өлеше наркологик үзәкләр булдыруга һәм авыруларны дәвалауга бүленгән.

Әлмәт районында 2012 ел башыннан 41 җинаять теркәлгән, 2011 елның шушы чоры белән чагыштырганда бу сан 10 % ка күбрәк. Шуларның 11 е наркопритоннар тоту (узган ел - 6), 2 се наркотик матдәләр булган үсемлекләрнең җирен культивацияләү белән бәйле. Бу хакта ТР буенча Россия ФСКН идарәсенең Әлмәт районара бүлеге начальнигы А.Шакиров җиткерде. Әлеге чорда судка барлыгы 14 эш җибәрелгән. Легаль булмаган әйләнештән барлыгы 218 кг наркотик матдә алынган. Чагыштыру өчен, тулаем узган елда әлеге сан 70 кг тирәсе булган, ә 2011 елга кадәр елына уртача 2-5 кг наркотик алынган.

А.Шакиров 2006-2008 елларда наркотиклар сатучы иң эре сәүдәгәрләр утыртылуын, шулай ук Бөгелмә, Казан, Яр Чаллы, Оренбург өлкәсе, Башкортстаннан килеп сәүдә итүчеләрнең дә тоткарлануын хәбәр итте. Узган ел наркоконтроль хезмәткәрләре тарафыннан 5 әлмәтледән торган җинаять төркеме ликвидацияләнгән.

Җәйге чорда киндер һәм мәк куллануны кисәтү максатыннан ел саен "Мәк" операциясе үткәрелә. Үз чыгышында Айрат Таһирович бу турыда да тулы мәгълүмат җиткерде. 2011 елда районда 2 гектардан артык җирдә киндер юк ителгән. Быел да кайбер урыннарда аның үсүе күзәтелгән. Бу уңайдан биләмәләрендә кыргый киндер үсүче авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә әлеге үсемлекне юк итү буенча тиз арада чаралар күрергә кирәклек әйтелде. Соңрак наркоманиягә каршы көрәш комиссиясе территорияләрне тикшереп чыгачак.

Наркологик диспансер мөдире С.Халиков чыгышыннан күренгәнчә, 2009-2011 елларда "наркотик матдәләргә бәйле синдром" диагнозы белән теркәлгән авырулар санының кимүе күзәтелгән. Шулай да безнең муниципаль районда күрсәткечләр республиканыкыннан югары. Беренче тапкыр әлеге авыруга дучар булганнар арасында узган ел 18-24 һәм 30-49 яшьтәгеләр кимегән, ә менә 50-55 яшьтәге 2 кеше наркомания ятьмәсенә эләккән. 2011 елда күпчелек эшсезләр (176 кеше, 51 %) наркомания юлына аяк баскан. Алардан кала 137 эшче (39,7 %) исемлектә тора. Наркотик колына әверелгән 1 мәктәп укучысы, югары һәм урта-махсус уку йортларыннан 11 студент һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 4 кеше дә исәпләнә.

Уку йортларында быелның яз аенда уздырылган профилактик медицина тикшерүләренең I этабында 3454 кешегә тест үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 8 наркотик кулланучы профилактик учетка куелган. В.Самойлов уку йорты директорларын әлеге мәсьәләгә җаваплы карарга чакырды. Фактларны яшереп калдыру хәл-торышны уңай якка үзгәртмиячәк, ә бары тик вакытында ачыклау, дәвалау курслары уздыру гына нинди дә булса нәтиҗәләргә китерәчәк. Бүгенге шартларда мәктәп белән гаиләнең тыгыз хезмәттәшлеге зур әһәмияткә ия. Бергәләп кимчелекләргә каршы көрәшергә өйрәнгән яшүсмер генә үзендә ихтыяр көче булдыра ала.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://novostivl.ru/content/photo.php?id=17247&n=0&f=31224&mode=

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250