Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле укытучыларыбыз, педагогик хезмәт ветераннары!

Ихлас күңелдән сезне чын-чыннан гомумхалык бәйрәме булган Укытучылар көне белән тәбрик итәбез!

Бу - илебездә яшәүче бөтен кешеләрнең дә уртак бәйрәме, чөнки һәркайсыбыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, һәркайсыбызның тәүге укытучысы, яраткан мөгаллимнәре булган.

Хәзерге укытучылар буынын хаклы рәвештә инновацион, иҗади, киләчәккә карап эш йөртүче һәм хәзерге заман мәктәбенең проблемаларын һөнәри осталык белән хәл итүче буын дип атыйлар.

Бер генә хезмәт тә кешедән укытучы хезмәте кадәр эшкә бирелгәнлек, фидакарьлек таләп итмидер, мөгаен.

Шунысын билгеләп үтү куанычлы, безнең педагогик коллективларда иң яхшы укытучылар хезмәт куя һәм аларның саны 1691 кеше. 2012 елда гына да безнең районда 68 мөгаллим "Иң яхшы укытучы" конкурсында җиңүче булды.

Агымдагы елда беренче тапкыр "ИКТ өлкәсендә иң яхшы педагог" гранты расланды һәм анда 13 укытучыбыз катнашты, шуларның 9 ы җиңүче булды.

Шулай ук "Безнең иң яхшы мәктәп директоры" грантын тормышка ашыруда 11 директорыбыз катнашты. Һәм мондый җиңүләребез аз түгел.

Укытучыларның җиңел булмаган, әмма изге, мактаулы хезмәтне яратып башкарулары өчен хөрмәт-ихтирам сүзләребезне җиткерәсе, шулай ук йөрәктән чыккан ихлас рәхмәт хисләребезне белдерәсе килә. Алар җилкәсендә бик җаваплы бурыч - үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм белемле итү бурычы ята. Чөнки илебезнең киләчәге нәкъ менә шушы буыннарның нинди булып үсүеннән тора бит.

Шушы якты, илаһи бәйрәмегез көнендә, хөрмәтле педагоглар, мәгариф өлкәсендә эшләүгә тугры калып, балаларга төпле белем бирү юлында армый-талмый хезмәт куюыгыз өчен җылы рәхмәт сүзләребезне кабул итеп алыгыз.

Чын күңелдән сезгә бәхет-сәгадәт, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, җан тынычлыгы, шулай ук игелекле укучылар теләп калабыз.

Җиңел булмаган хезмәт башкаруыгыз өчен сезнең алда баш иябез, кадерле укытучыларыбыз!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250