Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле укучылар һәм укытучылар, студентлар һәм мөгаллимнәр! Хөрмәтле ата-аналар!

Чын күңелдән сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәбез!

Беренче сентябрь - гаҗәеп якты бәйрәм. Аңа битараф булып кала алган берәр кеше бар микән?! Бу көнне йөзләрчә кечкенә әлмәтлеләр - беренче сыйныф укучылары һәм беренче курс студентлары өчен тәүге кыңгырау чыңлар, тормышларының кызыклы очрашуларга һәм гаҗәеп ачышларга бай яңа этабы башланыр. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен исә һөнәр сайлаганда барысын да инде тәгаен билгеләячәк ел булыр бу. Бу көн шулай ук уку йортлары бусагасында үз укучыларын һәм шәкертләрен зарыгып көтеп, елмаеп каршы алучы барлык педагоглар өчен дә бик дулкынландыргыч, тантаналы бәйрәм.

Нефтьчеләр, заводлылар һәм актив позицияле педагоглар тырышлыгы белән Әлмәт муниципаль районында сыйфатлы белем алу өчен менә дигән шартлар тудырылды: укыту процессында заманча мәгълүмати технологияләр һәм инновацион проектлар кулланыла, белем бирү учреждениеләренең матди базасы яхшыртыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Минңеханов булышлыгы белән юбилей елында республика программасын тормышка ашыру кысаларында шәһәр һәм районыбызның 10 мәктәбе тулысынча яңартылды. «Көнбатыш капка» микрорайонында 270 урынга балалар бакчасы төзелеп килә. «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов инициативасы белән «Яшьлек» микрорайонында яңа үрнәктәге заманча мәктәп сафка басты. Ул Белем көне алдыннан ишекләрен киң ачачак һәм Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче мәктәп дип йөртеләчәк. Шулай ук нефтьчеләр юбилейлар хөрмәтенә Әлмәт мәктәпләренә спорт инвентаре сатып алу өчен сертификатлар да бүләк иттеләр.

Шәһәребезнең күп кенә оешмалары һәм предприятиеләре «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясенә актив рәвештә кушылды. Агымдагы елда аз тәэмин ителгән, күп балалы, опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид булган 409 бала канцелярия кирәк-яраклары салынган букчаларга ия булды. Әлмәт муниципаль районында исә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясен үткәрү кысаларында барлыгы 1335 беренче сыйныф укучысы һәм мәктәп яшендәге бала төрле төрдәге социаль ярдәмгә тиенде.

Бәйрәм уңаеннан яшь буынга белем дөньясына мавыктыргыч сәяхәт, укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм мөгаллимнәргә - оптимистик рух һәм сәламәтлек, ә ата-аналарга - зирәклек һәм сабырлык телибез. Бу уку елы сезнең өчен яңа биеклекләрне яулау юлына кузгалу ноктасы булсын! Белем көне белән сезне!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса