Кадерле әниләребез! Сөйкемле хатын-кызларыбыз!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе дәүләтебез һәм һәр аерым кеше тормышында үзенчәлекле көннәрнең берсе.
Бу көнне без Җирдәге иң-иң кадерле кешеләребезне - хатын-кызларыбызны һәм әниләребезне хөрмәтлибез.
Үзебезнең уңыш-казанышларыбыз белән без барыннан да элек әниләргә бурычлы. Алар безгә тормыш бүләк итеп кенә калмыйлар, тулы бер буыннарның холык-фигылен, дөньяга карашын, фикерләү-мәсләген формалаштыралар, киләчәккә нигез салалар.
Әлмәт муниципаль районында 50 меңнән артык төрле яшьтәге ана яши, шулай да аларның барысын бер нәрсә берләштерә - алар тормыш символы булып торалар. Без барыбыз да әниләребез алдында түләп бетерә алмаслык бурычлы.
Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр!
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне гаҗәеп якты, күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез! Якыннарыгыз белән бергә-бергә озын, бәхетле гомер кичерүегезне телибез! Балаларыгыз өмет-ышанычларыгызны акласын, уңышлары белән гел куандырып-шатландырып торсын, сезне һәрдаим кайгырту һәм игътибар белән чолгап алсын!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа