Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле әлмәтлеләр! Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Ураза бәйрәме - мөселман дөньясында изге Рамазан аен йомгаклап, рухи чисталык, шәфкатьлелек һәм игелеклек символы булган иң олы бәйрәмнәрнең берсе.

Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлыкка омтылу һәм якыннарга карата мәрхәмәтлелекне тәрбияли. Ураза тоту мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә карата иманнарын дәлилләү өчен аерым мөмкинлек бирә, чөнки ул исламда бары тик кеше намусында калучы бердәнбер гыйбадәт булып тора.

Барлык мөселманнарга хас мәнгелек яхшылык кыйммәтләре, гаделлек, гуманизм һәм иминлеккә омтылу күп гасырлар дәвамында күпмилләтле җәмгыятебезне ныгыту һәм үстерүдә, конфессияләр арасында татулык һәм тынычлыкны саклауда ярдәм итә.

Безнең муниципаль районыбызда ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 36 мәчет, Әлмәт ислам мәдрәсәсе уңышлы эшләп килә, мәчетләребез саны елдан-ел арта бара.

Ураза бәйрәме безнең рухи берләшүне ныгытып, йөрәкләрне җылылык, шатлык, яхшылык һәм мәхәббәт белән тулыландырсын.

Ихлас күнелдән сезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250