Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерле әлмәтлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Һәркем зур өметләр баглап көтеп ала торган гаҗәеп матур, якты бәйрәм - Яңа ел белән ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!


Яңа ел бәйрәме алдыннан узып баручы елга йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү гадәти хәл. Шунысы куандыра, 2012 елда районыбызның социаль-икътисади үсешен чагылдыручы күпчелек күрсәткечләр буенча аннан алдагы ел белән чагыштырганда уңай динамика күзәтелде. Төрле программаларны тормышка ашыру өстендә шактый эш башкарылды. "Һәр-кем өчен уңайлы тирәлек", "Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү", "Гаилә фермаларын үстерү", "Авыл клублары", "Кече эшмәкәрлекне үстерү", мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендәге кайбер программалар - бу әле аларның тулы булмаган исемлеге генә.
Районда демографик үсеш ягыннан да уңай динамика күзәтелә. 2012 елда халыкның табигый артымы 803 кеше тәшкил итте, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырга күбрәк (11 ай йомгаклары буенча).
Узып баручы елда 155 мең квадрат метрдан артык торак төзеп сафка бастырылды, шуның 33 мең квадрат метры - социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлар.
Районда социаль өлкәне, бигрәк тә мәгариф һәм сәла-мәтлек саклау өлкәләрен үстерү буенча күп эшләнде. Хәзерге вакытта "Яшьлек" микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп җиткерелә, ә "Көнбатыш капка" микрорайонында яңа балалар бакчасы төзелә башлады.
Районыбызга һәрьяклы ярдәм-булышлык күрсәтүләре өчен без бүген чираттагы тапкыр республикабыз җитәкчелегенә, шәхсән Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка гаять зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Нефтьчеләребезгә дә рәхмәтебез чиксез. Бу елда гына да торак, социаль объектлар һәм юлларны төзекләндерүгә, төзүгә һәм ремонтлауга "Татнефть" ААҖнең инвестицияләр күләме бер миллиард сумнан артып китте. Моның өчен компаниянең генераль директоры Шәфәгать Фахразович Тәхаветдиновка зур рәхмәт әйтәсе килә.
Хөрмәтле дуслар! Киләсе елга планлаштырылган эш-гамәлләр арасында да мөһимнәре һәм гаять дәрәҗәдә җаваплылары аз түгел. Ә менә әлмәтлеләр өчен 2013 елның иң төп вакыйгасы Әлмәтнең 60 еллыгын һәм Татарстанда нефть эшкәртелә башлауның 70 еллыгын билгеләп үтү булачак. Республикабыз нефть башкаласының күркәм юбилеена әзерлек башланды инде: торак йортларда капиталь ремонт эшләре бара, микрорайоннар төзекләндерелә, шәһәр эчендәге юллар тәртипкә китерелә - Әлмәт көннән-көн үзгәрә, матурлана, бәйрәмчә төс ала. Мин шәһәребездә яшәүче һәр кешенең, биредә урнашкан һәр предприятие һәм оешманың әлеге юбилей тантаналарында актив катнашачагына ышанам һәм бергәләп истә калырлык, якты бәйрәм оештырачагыбызга иманым камил.
Кадерле дуслар! Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, эшләрегездә уңышлар теләп калам. Һәр йортта үзара аңлашу, тынычлык һәм муллык хакимлек итсен!
Бәйрәм белән!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.САЛИХОВ
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.ГЫЙРФАНО
В

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250