Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңү янәдән Әлмәт көрәшчеләрендә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына татар-башкорт көрәше буенча 17-18 октябрьдә узган республика шәхси-команда ярышларыннан әлмәтлеләр быел да җиңү белән кайтты.

Моңарчы төбәгебез данын лаеклы яклаган спортчылар бу юлы да сынатмады. Дөрес, быел әлмәтлеләр азрак кеше белән чыгыш ясады, әмма, шулай булуга да карамастан, алар тагын бер кат нефтьчеләр башкаласы көрәшчеләренең республикада иң көчле булуларын раслый алдылар.

Шәхси беренчелектә 70 килограмм авырлыгындагы үлчәүдә якташыбыз Рамил Синәкәев беренче урын алды. 80 килограммлылар арасында Илнар Кәримов өченче булды. Быелгы Сабантуйда үсмерләрнең өлкәнрәк төркемендә батыр калган Бишмунча егете Ирек Шәяхмәтов ярышлардан 90 килограммлы үлчәүдә бил алышып, бронза призеры булып кайтты. Айвар Билалов 100 килограммлы көндәшләренең һәрберсен әйләндереп каплады һәм беренчелеккә ия булды. Зөлфәт Хәмидуллин (60 кг) һәм Марсель Гозәеров (90 кг) дүртенче урынны алдылар.

Шулай итеп, кызу бил алышуда Әлмәт командасы Түбән Кама һәм Тукай районнарын икенче-өченче урынга калдырып, беренче гомумкоманда урынын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса