Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң яхшы ишегалды җыештыручысына – ачкыч

Узган шимбә көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Тантананы ачып, Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов җәмгыятьнең тотрыклылыгы, кешеләрнең имин тормышы турыдан-туры торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә бәйле булуын билгеләп үтте. Ул 2011 елның уңышлы тәмамлануына басым ясап, федераль программа буенча 39 торак йортка капиталь ремонт уздырылуын, бу максатка 315 миллион сумнан артык акча җәлеп ителүен, авария торышындагы йортлардан 31 гаиләнең яңа фатирларга күчерелүен, территорияләрне, юлларны төзекләндерү буенча да зур эш башкарылуын ассызыклады. "Бүген илебездә күпфатирлы торак йортларны реформалаштыруга, коммуналь челтәрләрне һәм инфраструктураны модернизацияләүгә, шулай ук торак милекчеләре, идарәче компанияләр һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүгә юнәлтелгән реформа бара. Соңгы елларда ТКХ тармагында энергияле яшь белгечләрнең күренә баруы да шатландыра. Алдагы елларда коммуналь предприятиеләр буенча сораулар күп иде. Мисал өчен, "Әлмәт-Водоканал"ны алыйк. Бүген "Татнефть" ААҖ ярдәме һәм предприятиенең тырышлыгы белән шәһәргә җибәрелә торган су барлык таләпләргә җавап бирә. "Татнефть" ААҖ "Әлмәт җылылык челтәре предприятиесе" җәмгыятендә модернизация алып бара. Форсаттан файдаланып, "Татнефть"кә һәм аның генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка торак-коммуналь хуҗалыкка һәръяклы ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез", - диде район башлыгы. Мәҗит Хаҗипович фидакарьләргә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, Әлмәт муниципаль районы башлыгы һәм башкарма комитетның Мактау грамоталарын тапшырды. Бәйгеләрдә җиңүчеләр дә бүләкләнде. Узган елның "Иң яхшы ишегалды җыештыручысы" булып танылган Галия Хөснетдиновага ("12 нчы ЖЭУ" ҖЧҖ) аз гаиләләр өчен йорттан бер бүлмәле торак ачкычы бирелде. Икенче урынны Светлана Леонтьева ("Яшьлек" ТМШ) һәм Юлия Павлова ("Альянс плюс") бүлеште. Алар һәм өченче урынны алган Гөлсирә Хәсәнова ("7 нче ЖЭУ") санаторийга юлламалар белән бүләкләнде. "Чәчәктә утыручы ишегалды" номинациясендә җиңүче "Надежда" ҖЧҖга Шевченко урамындагы 96 нчы йорт территориясен төзекләндерүгә 40 мең, үзеннән өлеш керткән подъезд буенча җаваплы Гүзәл Әхмәтшинага 10 мең сум, II урын алган "Альянс плюс"" ҖЧҖга Совет урамындагы 155 нче йорт янын төзекләндерүгә 24 мең, Валентина Романовага 6 мең, III урындагы "12 нче ЖЭУ" ҖЧҖга Ленин урамындагы 139 йорт яны биләмәсен төзекләндерүгә 16 мең, Надежда Нестеровага 4 мең сум акча һәм I-III дәрәҗәдәге дипломнар бирелде. "Иң яхшы подъезд" номинациясендә беренче урынга лаек булган "Инженерлык челтәрләре" ЖКХ МУП Рус Акташындагы Төзүчеләр урамы, 26 нчы йортның 1 нче подъездын ремонтлауга һәм тотуга 7 мең, биредә яшәүче Валентина Иванова 3 мең сум белән билгеләп үтелде. II урын алган "Надежда" ҖЧҖга Төзүчеләр проспектындагы 53 а йортының 4 нче подъезды өчен 4 мең, Флера Шәйхетдиновага 2 мең, III урынга чыккан "7 нче ЖЭУ"га Тельман урамындагы 49 нчы йортның 6 нчы подъезды өчен 3 мең, Дусилә Шәйдулловага 1 мең сум акча һәм шулай ук дипломнар тапшырылды. "Чәчәктә утыручы балкон яки лоджий" номинациясендә I-III урыннар алган Людмила Киняева (Радищев, 9-6), Константин Токмачев (Ленин ур., 143-4), Тәслия Дәүләтова (Төзүчеләр просп., 22-116) шул рәвешчә 3, 2, 1 меңәр сумлык премия белән бүләкләнде. Ишегалларында тырышып чәчәк үстерүче, подъездларын үрнәк тәртиптә тотучы тагын берничә шәһәрдәшебез дә акчалата бүләкләр һәм башкарма комитетның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Спартакиадада быел да "Әлмәт-Водоканал" җәмгыяте җиңүче дип табылган. "Иң яхшы идарәче компания" исеменә "12 нче ЖЭУ" ҖЧҖ лаек булган.
Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрендә эшләүчеләр көче белән әзерләнгән концерт та һәркемнең күңеленә хуш килде.
И.АПАЧАЕВА.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250