Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәзер табиблар үзләре килә

Мәгълүм булганча, узган ел "2011-2015 елларга һәркем куллана алырлык тирәлек" республика программасы эшли башлады.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык учреждениеләргә керә һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән файдалана алуын тәэмин итүне күздә тоткан бу программага Әлмәт муниципаль районының да өч учреждениесе кертелде. 6 февраль көнне район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов аларның берсендә - үзәк район шифаханәсендә булды.
Үзәк район шифаханәсенә беркетелгән территориядә 80042 кеше яши, шуларның 4439 ы инвалид. "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы юнәлешендә эш башкару өчен аларга 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 2011 елның сентябреннән алып аның 803370 сумы үзләштерелгән. Кресло-коляскадан файдаланучы һәм күзләре күрмәгән инвалидлар өчен Төзүчеләр проспекты буйлап шифаханәгә керә торган урында җәяүлеләр юлы ясалган, юл билгеләре куелган. Поликлиникага керә торган җирдә барлык таләпләргә җавап бирүче пандус ясалган. Аның өслегенә таярлык булмасын өчен резина япма җәелгән. Регистратурада документлар тутыру өчен аерым тәрәзә җиһазландырылган. Хәзер инвалидларга кабинеттан кабинетка йөрергә кирәкми, кабул итү беренче катта гына оештырылган. Табиб-белгечләр, фельдшер-лаборантлар, функциональ диагностика кабинеты шәфкать туташлары авыруны карау, анализга кан алу, электрокардиографик тикшеренүләр үткәрү өчен үзләре әлеге кабинетка чакырыла. Ә инде өстәмә тикшерү уздыру соралганда авыруны лифт белән кирәкле катка күтәрәләр.
Санитар бүлмә дә киң ишекләр урнаштырылып, инвалидларга уңайлы сантехника белән җиһазландырып ясалган. Шифаханә территориясендә инвалидлар автотранспорты өчен урын булдырылган. Бу юлы җиһазларның коляскада йөрүчеләргә уңайлы итеп эшләнгәнлеген тикшерү өчен инвалидлар җәмгыяте рәисе Л.Ф.Гайфуллина да чакырылган иде. Коляскада йөргән Ләлә Фаязовна үзгәрешләр белән танышканнан соң: "Ниһаять, бездә һәркем куллана алырлык тирәлек эшли башлады, - дип белдерде. - Хәзер безгә, коляскадагы инвалидларга, баскычлар аша үтеп төрле кабинетка керергә туры килмәячәгенә, сәламәт кешеләр белән тигез дәрәҗәдә, тигез шартлар тудырылуына бик шатланабыз. Киләчәктә дә акча булып, стационарда да безнең өчен шушындый шартлар тудырылыр, аерым палата булыр дип ышанабыз".
Мәҗит Хаҗипович та күрелгәннәрдән канәгать калуын җиткерде. "Әлегә планлаштырганнарның барысы да эшләнеп бетмәде. Чөнки һава шартлары эшләргә мөмкинлек бирми, - диде ул журналистларга биргән әңгәмәсендә. - Инвалидлар, шул исәптән күзләре күрмәүчеләргә бернәрсә дә киртә булырга тиеш түгел. Әйтелгәнчә, программага кергән үзәк район шифаханәсен, перинаталь үзәк белән балалар шифаханәсен, мәшгульлек үзәген инвалид һәм авыр хәрәкәтләнүче башка төркем кешеләр тоткарлыксыз үтеп керә алсын өчен җиһазландыруга республика һәм федераль бюджеттан 12 миллион 400 мең сум акча бүлеп бирелде".
Мәгълүм булганча, Әлмәт шәһәре һәм районында 11 меңнән артык инвалид гомер кичерә. Аларның 290 ы коляскада хәрәкәт итә. Инвалидларны социаль яклау турындагы Федераль законны тормышка ашыру максатыннан Әлмәт муниципаль районының үзендә 2002 елдан алып инвалидларның социаль инфраструктура объектларына тоткарлыксыз үтеп керә алуын тәэмин итү буенча программа эшләнеп һәм расланып килә. Программа үтәлешенә контрольлек итү буенча социаль яклау, архитектура һәм шәһәр тө- зелеше идарәләре, торак-коммуналь хуҗалык департаменты, район инвалидлар җәмгыятьләре һәм башка оешмалар вәкилләреннән торган эшче төркем төзелгән. Алып барылган эш нәтиҗәсендә коляскада йөрүче инвалидлар яшәгән 19 торак йортка пандуслар һәм култыксалар урнаштырылды. 12 светофорга тавыш сигнал- лары бирүче җайланма куелды һәм башка гамәлләр кылынды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.
И.Апачаева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250