Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре һәм ветераннар!

19 май - Татарстан матбугаты көне. 1998 елда ТР Дәүләт Советы карары белән булдырылган журналистларның һөнәри бәйрәме "яшь" булуга да карамастан йөзъеллык тарихка ия.

1905 елда "Нур" татар газетасының беренче номеры дөнья күрә. Республикада бүген якынча 1000 ләп массакүләм мәгълүмат чарасы исәпләнә. Татарстан матбугатында хезмәт куйган үз эшенең осталары бихисап. Даими рәвештә яңа исемнәр калка, массакүләм мәгълүмат чаралары яңа кадрлар белән тулылана.

Әлмәттә гомум агарту эшчәнлегенә 30 дан артык басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары үз өлешен кертә. Алар республика матбугат чаралары белән тигез дәрәҗәдә билгеле урын алып торалар. Күпчелеге республика һәм Россия бәйгеләрендә лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Шәһәр һәм ведомство редакцияләре вакыйгаларны объектив һәм күпкырлы яктырталар, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләргә гадел, тикшерелгән мәгълүмат җиткерәләр. Укучылар, телевизор караучылар, радио тыңлаучылар һәм компьютер челтәрләреннән кулланучылар көн саен күп төрле фикерләр, аналитик бәяләмәләр алалар. Журналистлар халык белән властьның аралашуын тәэмин итәләр, кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклыйлар.

Шәһәр үсешенә өлеш керткән һәм үзләренә алмаш тәрбияләгән массакүләм мәгълүмат чаралары ветераннарына, полиграфистларга аеруча рәхмәт сүзләрен юллыйбыз. Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!

Кадерле дуслар!

Әлмәтлеләргә күрсәткән уртак хезмәт өчен рәхмәтләребезне кабул итегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, кызыклы иҗади табышлар, тирән эчтәлекле сюжетлар һәм язмалар, җиңел булмаган һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250