Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Бу якшәмбедә илнең күп кенә шәһәрләре "Милләтләр кроссы"на кушылды. Татарстанның нефтьчеләр башкаласы да искәрмә түгел.

Илдә оештырылган спорт чаралары арасында катнашучылар саны ягыннан да, географиясе буенча да массакүләм саналган вакыйга бу. Быелгы кросста Россиядә 1 миллионнан артык кеше катнашачак дип фаразладылар. Әлмәттә әлеге җиңел атлетика узышына 31 меңнән артык кеше чыкты. Акциядә катнашучы халыкны сәламләп, муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов бу вакыйганы зур спорт бәйрәме дип атады. Аеруча балалар һәм яшьләрнең күплеге куанычлы күренеш булуын искәртте. Аның сүзләренчә, "Милләтләр кроссы" районда 2007 елдан башлап оештырыла һәм елдан-ел анда катнашучылар саны арта. Юкка гына Әлмәтне спорт шәһәре димиләр!
"Милләтләр кроссы"на муниципаль район җитәкчеләре старт бирде. Шәһәр паркы каршындагы мәйданнан кузгалган узышчылар Тимирязев - Җәлил - Лермонтов - Радищев урамнары маршруты буенча 1600 м араны йөгереп узды. Бу дистанция иң озыны. Нигездә муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты җитәкчеләреннән торган бу төркемне каршы алучылар финиш сызыгын беренчеләрдән булып 24 нче мәктәптән 7 яшьлек Антон Киселев узуын абайламый да калды, ахры.
Соңрак старт сызыгына гаилә командалары басты. "Әлмәтнефть" идарәсеннән Шәриповлар, 24 нче мәктәптән Идрисовлар, ГНГСС идарәче компаниясеннән Первушиннар һәм Әлмәт физик культура көллиятеннән Машинацкийлар гаиләләре бу стартның актив катнашучылары иде. Алардан эстафетаны шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре, югары һәм махсус урта белем белем бирү йортлары, мәктәпләр кабул итте.
"Милләтләр кроссы"ннан авыл мәктәпләре һәм балалар бакчалары да читтә калмады. Мәктәп яны һәм бакча биләмәләре бөтенроссия йөгерү көнендә кросс дисциплинасы мәйданына әйләнде.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250