Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәрби билет алу юлы бар

13 апрель көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтында Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы буенча хәрби комиссариат бүлегенең чакырылыш бүлекчәсе начальнигы В.Бувальцев 4-5 курсларда белем алучы егетләр белән очрашты.

Булачак Ватан сакчыларына иң элек Россия армиясен реформалаштыру, республикабызда гамәлгә кергән быелгы язгы чакырылыш тәртибе, кагыйдәләре һәм үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Хәрби хезмәткә кагылышлы иң зур яңалыкның берсе - егетләрне финанс яктан тәэмин итү тәртибенә үзгәрешләр кертелү. Быелдан башлап аларга чакырылыш пунктларында беренче тапкыр банк карталары бирелә һәм ай саен исәп-хисап счетларына 2 мең сум күләмендә акча күчерелеп барачак.

Ә менә көзге чакырылышта армиягә чакыру кәгазьләрен йортларга барып тапшыру гамәлдән чыгарылачак, егетләр чакырылыш башланганнан соң ике атна эчендә хәрби комиссариатка үзләре барырга тиеш була. Вакытында килмәүчеләр җинаять җаваплылыгына тарттырылачак.

- Армиядән качып йөрүне күпләр мода дип кабул итә. Бик нык ялгышалар. Хәрби билеты булмаганнар гомер буе җәфа чигә. Беренчедән, егетләр эшкә урнаша алмаячак. "Татнефть" компаниясендә һәм аның структур бүлекчәләрендә, мәсәлән, андыйларны беркайчан да хезмәткә алмыйлар. Башка оешма-предприятиеләрдә дә - шундый ук караш. Икенчедән, чит илгә чыгу белән авырлыклар килеп туачак, чөнки бу мәсьәләдә хәрби комиссариаттан белешмә соратып алачаклар. Шулай ук бер генә банк та армиядә булмаган егеткә кредит бирмәячәк. 45 яшьтә паспортны алыштырыр чор җиткәч тә, 60 яшьтә лаеклы ялга чыкканда да хәрби билетның юклыгы искә төшереп торачак. Үз-үзеңнән качып булмый. Гомер буе куркып, интегеп яшәгәнче, 1 елга армиягә барып кайтуың күпкә яхшырак, - диде В.Бувальцев. Аның сүзләренә караганда, 90 нчы елларда туучылар саны аз булганга күрә, хәзер хәрби хезмәткә чакырылучылар да аз. Шуңа да алга таба армия хезмәтен арттырырга да мөмкиннәр.

Бу көнне егетләргә институт ректоры И.Салахов та мөрәҗәгать итте һәм хәрби бурычны үтәү зарурлыгына күрсәтте. Студентлар хәрби комиссариат вәкиленә үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларын да юллады. Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы узды. Сүз уңаеннан, мондый чаралар шәһәребезнең барлык уку йортларында да оештырыла.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250