Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хат ташучыларга – “Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталарыннан бүләк

"Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары агымдагы елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясенә йомгак ясады.

Нәтиҗәләр, тулаем алганда, начар түгел. Әлбәттә, монда хат ташучыларның да өлешен билгеләп үтәргә кирәк. Бүген тырыш хат ташучыларга "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталарының бүләкләре тапшырылды. Әлеге махсус бүләккә 4 хат ташучы ия булды.

Наталья Агапова бу авыр һәм җаваплы хезмәттә 5 ел икән инде. Ул калабыздагы 12 торак йортка һәм 6 оешмага хезмәт күрсәтә. Нәсимә Фәтхетдинова нигездә шәхси йортларга газета-журналлар һәм хат ташый. Аның карамагындагы 100 йорт 10 нчы мәктәптән татар-төрек лицеена кадәр сузылган. Нәсимә ханымның да алты ел гомере шушы хезмәткә багышланган. Ольга Мухортова Рус Акташы халкын сөендерә. 12 нче участокның хат ташучысы Нәзирә Каюмова да менә 2,5 ел армый-талмый авыр сумкасын күтәреп йортлар буенча йөри. Аның участогында яшәүчеләрдән 130 кеше "Әлмәт таңнары"н алдыра. Хат ташучыларның барысы да эшләрен яратып башкаруларын әйттеләр. Җитәкчелек тә алар хезмәтеннән канәгать. Үз эшләрен җиренә җиткереп башкарулары, почтаны вакытында өләшүләре, кешеләр белән ачык йөзле булулары хакында алар адресына әйтелгән рәхмәт сүзләре дә сөйли. Бәлки шуңадыр да алар хезмәт күрсәткән участокларда газета-журналлар алдыручылар күбрәк.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250