Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык батырлыгы – мәңгелек!

Быел халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтте. Барлык бәйрәмнәрнең дә иң кадерлесе, иң халыкчаны булган, дәһшәтле елларда зарыгып көтелгән 9 Майны әлмәтлеләр дә, һәрвакыттагыча, зурлап бәйрәм итте.

Мәгълүм булганча, Җиңү җиңел бирелмәде. 1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Ватан сугышы 27 миллионнан артык кешенең гомерен алып китте, 1710 шәһәр һәм бистәне хәрабәгә әйләндерде. Сугышка киткән 18640 әлмәтленең дә 10131 е яу кырынды мәңгегә ятып калды. Алар истәлеге булып, якташларыбызның үлемсез батырлыгы хакында сөйләп, шәһәр паркында Билгесез солдат һәйкәле каршында Мәңгелек ут яна. Азат тормыш өчен башын салган батыр якташларны онытырга беркемнең дә хакы юк. Калабызда Җиңү бәйрәме һәр елны әлеге Мәңгелек ут янына чәчәкләр куюдан башлана. Чәчәк кую ике сәгатькә якын дәвам итте. Уку йортлары, предприятие-оешмалар, службалар коллективлары һәм башкалар бер-берсен әкрен генә алыштыра торды. Сугышта алган яралары сызлауга, аяк атлаулары авырлашуга да карамастан, сугышчан дусларына, кайтмый калган ирләренә, улларына, әти-бабайларына чәчәк салырга чәчләренә көмеш сарган, таякка таянган өлкәннәр дә килгән. Әнә бер бабай чәчәкләр белән бергә тәмәке дә куйды. Белоруссия фронтында сугышып, Җиңүне Кенигсбергта каршылаган сугыш ветераны А.А.Бурилов моны: "Сугышчан дустым Вася һәм башкаларга ул. Без бәрелешләр булмаганда тәмәке көйрәткәндә һәрберебез туган як, гаиләләр турында сөйли идек, Җиңү буласы көн турында хыялландык. Ул көн килде, тик барыбыз да моны күрә алмады шул", - дип аңлатты.

Азат ил, якты киләчәк хакына гомерләрен биргән батырлар бер минут тынлык һәм залп белән белән искә алынды.

Мәңгелек ут яныннан халык Нефтьчеләр мәйданына агылды. Мәйданда алма төшәрлек тә урын юк. Иң түрдә - күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән мохтәрәм ветераннар. Кызганыч, утны-суны кичкән, илебез өчен иң дәһшәтле һәм канкойгыч елларның тере шаһитлары булган ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәя бара.

Нефтьчеләр мәйданындагы бәйрәм тантанасы сугыш ветераннарына чәчәкләр бирү һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфановның котлавы белән башланды. Марат Нилович, аерым алганда, халкыбызның батырлыгының еллар узуга да карамастан тоныкланмавын, буыннар алышынып торса да, сугыш аһәңенен тагын да ныграк яңгыравын, Бөек Җиңүнең кыйммәткә барып төшүен ассызыклады. "Без һәлак булганнарны һәм үлемгә үч итеп исән калганнарны онытмыйбыз. Алар алдында түләп бетергесез бурычлы без", - диде ул. Чыгышта бүген Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 324 ветеран яшәве, аларның 9ының "Германияне җиңгән өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнүе, 5544 тыл хезмәтчәне исәпләнүе җиткерелде. Марат Нилович шулай ук ветераннарнын тормышларын җиңеләйтү, алар турында кайгырту төп бурычларның берсе булуын, муниципалитетның ветераннарны уңайлыклы торак белән тәэмин итү буенча эшне үзвакытында башкаруын белдерде. Бүгенгә 288 ветеранның торак шартлары яхшыртылган. Шушы көннәрдә тагын 15 ветеран яңа фатирларга күчереләчәк.

Әлмәтлеләрне Җиңү бәйрәме белән хөкүмәт башлыклары исеменнән ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Р.А.Кузюров та котлады. Әлмәт шәһәре комиссары, полковник Р.Р.Сабиров РФ оборона министрының котлау приказын укыганнан соң парад башланды. Укучыларны студентлар, элеккеге солдатлар, офицерлар, эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре, ветераннар алыштыра торды. Мәйдан буенча әйләнгән сугыш елларындагы техникалар да ветераннарыбызның хәтерен яңартты. Шушында ук "Мускул" клубында һәм каратэ белэн шөгыльләнүчеләр күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте.

Ә аннан соң Нефтьчеләр мәйданындагы сәхнәдә концерт башланды. Шушы ук вакытта фонтан янындагы территория дә гөрләде. Кемдер солдат боткасыннан авыз итте. ТОСМСлар тарафыннан оештырылган сугыш еллары чагылдырылган күренешләр янында: землянкада сугышчылар белән, медсанбатта яралылар, шәфкать туташлары белән, танк, хәрби корабльләр, сугышка үз теләкләре белән язылучылар янында һәм башка төрле күренешләрдә фотога төшү өчен шактый чират җыелды. Кайбер баш предприятиеләр сәхнәләштерелгән күренеш, сугыш еллары җырларыннан торган концерт та тәкъдим итте.

Нефтьчеләр мәйданыннан бәйрәм Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркына күчте. Биредә тынлы оркестр, шәһәребезнең яшьләр музыка коллективлары белән бергә Татарстаннның популяр артистлары да чыгыш ясады. Кичен халык кабат Нефтьчеләр мәйданына җыелды. Яшьләр өчен концерт программасы бәйрәм салюты белән тәмамланды.

И.Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250