Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гран-прины әлмәтлеләр яулады

Әлмәт шәһәренең территориаль сайлау комиссиясе республиканың территориаль сайлау комиссияләре арасында алтынчы чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек чорында иң яхшы мәгълүмати-аңлатма эшчәнлегенә уздырылган бәйгедә гран-при яулады.

Моннан тыш, Әлмәт вәкилләре "Мәгълүмати агым", "Массакүләм мәгълүмат чаралары белән конструктив хезмәттәшлек алып бару" номинацияләрендә беренче, "Ачык диалог өчен" номинациясендә икенче, "Чикләнгән мөмкинлекләр - чикләнмәгән хокуклар" номинациясендә өченче урыннарга лаек булды.
Әлмәт районының территориаль сайлау комиссиясе дә призлы урын алуга иреште - "Вакыт белән бергә" номинациясендә беренче, "Чикләнгән мөмкинлекләр - чикләнмәгән хокуклар" номинациясендә өченче урыннарны яулады.
"Сайлаулар - киләчәк өчен җаваплылык!" темасына иң яхшы лекция" республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча АГИМС укытучысы Л.Осиповага һәм Әлмәт политехник техникумы мөгаллиме А.Бакировага кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Әлмәтлеләрнең җиңүләре турында ТР Үзәк сайлау комитеты рәисе А.Фомин Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Салиховка юллаган хатында хәбәр итә. "Сезгә, сезнең район активына бәйгеләрдә актив катнашуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Районыгыз потенциалы РФ Президенты саулаулары буенча сайлау кампаниясе чорында да актив кулланылыр дип ышанабыз", - диелә хатта.
Л.Сибгатуллина,
Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгъ лүмат чаралары белән элемтә департаменты.

фото: www.tatarstan.izbirkom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса