Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гает мөбәрак булсын

Якшәмбе көнне Әлмәт мөселманнары Рамазан аен тәмамлап, Ураза бәйрәмен билгеләп үтте. Мөселман дөньясында Гыйд әл-Фитр иң олы һәм мөхтәрәм бәйрәмнәрдән санала. Үзен мөэмин мөселман дип санаган һәрбер кеше өчен бу изге көн шәфкатьлелеккә һәм рухи чисталыкка, гаделлеккә һәм рәхимлелеккә өндәүче Хак Тәгаләнең рәхмәте.

Бәйрәм вәгазендә дә, котлауларда да вакыйганың шул ягын ассызыкладылар. Гает намазына җыелган әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов Рамазан аеның рухи нигъмәтләргә, гомумкешелек кыйммәтләренә бай икәнен искәртте. Аның сүзләренчә, дингә омтылучы әлмәтлеләр өчен җирлектә шартлар тудырылган. Бүгенге көндә районда һәм шәһәрдә 38 мәхәллә, егетләр һәм кызлар мәдрәсәләре эшли. Балалар өчен җәйге ислам лагерьларын оештыру буенча да Әлмәт республикада беренчеләрдән булды. Рамазан ае дәвамында исә мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре оештырылды, әлмәтлеләр игелекле эшләре белән мохтаҗларны шатландырырга омтылды. Моннан соң да "Динне сафландыру юнәлешендә бергә эшләргә, иманыбызны югалтмыйча яшәргә язсын", - диде Мәҗит Салихов.

Гает намазы укып таралышкач, кичке якта мөселманнар Нефтьчеләр мәйданына кабат җыелды. Биредә икенче тапкыр (көзен Корбан гаете уңаеннан чара оештырылган иде) иганәчеләр балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм уздырды. Чара кунаклары бәйге-викториналарда актив катнашты. Беркем дә бүләксез һәм бәйрәм сые - пылаудан авыз итмичә китмәде. Мохтаҗларга "Киемнәргә - икенче тормыш!" акциясе дә әзерләнгән иде.

P.S. Соңгы 10 ел эчендә үзәк мәчеттә узган ике изге бәйрәмне даими яктыртучы буларак бер кимчелек күзгә ташланды. Бу юлы вәгазь тыңларга, җәмәгать белән намаз укырга ниятләп килгән хатын-кызлар кыен хәлдә калды. Радионокталар эшләмәү сәбәпле алар ир-атлардан аерым залда вәгазь ишетә алмадылар һәм фойега чыгып баскычларга урнашырга мәҗбүр булдылар. Шул сәбәпле гадәттәгечә гаеткә хатын-кызлардан күбрәк йөрүче ир-атлар да урынга кытлык кичерде. Таҗик милләтле мөселман кардәш (мөхтәсибәт вәкиле түгел, мәчеткә йөрүче диделәр. Л.М.) апаларны: "Хатын-кызлар залына керегез", - дип "куып" карады. Яшьлекләре коммунистлар чорында узган, ул вакытта башларына яулык ябарга кыймаган, ләкин күңелләрендә иман саклаган, бүген мөмкинлекләр ачылгач, дини гыйлемгә тартылган апаларны - заманында шушы төбәк үсешенә фидакарь хезмәт иткән "үзебезнекеләр"не урыннарыннан кузгата алмады ул. Толерант республикада яшәвебез искә төшеп, апаларның катгый, дорфалык төсмере белән каршы торуына башта күңелем төшкән иде. Соңрак "Бу "килгән" кешенең күңелен кем белә, ә апалар "безнеке", традицион ислам вәкилләре(!)", - дип алар белән килештем. Бигайбә.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250